Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстанның инвестицион климатын яхшырту мөмкинлекләре турында фикер алыштылар
19.11.2008
Бер көн элек Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнехановның Чит ил инвестицияләре буенча консультатив хезмәт (FIAS) вәкилләре белән очрашуы булды.
Очрашуда Татарстан Республикасының инвестицион климатын яхшырту өлкәсендә хезмәттәшлек итү турында сүз барды.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк: Чит ил инвестицияләре буенча консультатив хезмәт (FIAS) ― Бөтендөнья банкы – Халыкара финанс корпорациясе (IFC) һәм Бөтендөнья реконструкция һәм үсеш банкы (IBRD) төркеменә керә торган үсеш буенча берьюлы ике зур күпьяклы оешма тәҗрибәсен берләштерә торган уникаль бүлекчә. 1985 елдан алып, FIAS 120 дән артык илгә уңайлы (яхшы) инвестицион климатны тәшкил итә торган нәрсәләрне һәм аны яхшыртуның гамәли юлларын билгеләүдә ярдәм итте.
FIAS проекты җитәкчесе, Европа һәм Урта Азиядә FIAS программаларының төбәк координаторы Игорь Артемьев компания эшчәнлеге һәм мөмкинлекләре турында сөйләде. Ул Татарстан Республикасында инвестицияләр кертү һәм эшмәкәрлекне үстерү юлындагы административ киртәләрне комплекслы бәяләү буенча Бөтендөнья банкының тикшерү нәтиҗәләре белән таныштырды. FIASның 17 административ процедураны үз эченә алган методологиясе буенча, Татарстанда административ тәртипкә салу чыгымнары, гомумән алганда, уңай бәяләнә.
Очрашуда FIAS проектының Россиядәге җитәкчесе Татьяна Пономарева, Татарстан Республикасы икътисад министрының беренче урынбасары – Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Татарстан Республикасы Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге директоры Алевтина Кудрявцева, тышкы икътисади эшчәнлек буенча Татарстан Республикасы Премьер-министры ярдәмчесе Искәндәр Мөфлиханов һәм башкалар бар иде.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте