Татарстан Рәисе: Без Вьетнамга экспорт поставкаларын киңәйтү белән кызыксынабыз

21.03.2025

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Вьетнамга эш сәфәре кысаларында «Татарстан - Ханой» түгәрәк өстәле утырышында катнашты.

Ул ил җитәкчелегенә һәм шәһәр хакимиятенә кунакчыллыклары һәм Татарстан делегациясенең эшен уңайлы оештырулары өчен рәхмәт белдерде. Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, делегация составында республика министрлыклары һәм ведомстволары, предприятиеләре җитәкчеләре бар.

"Россия-Вьетнам мөнәсәбәтләре киң колачлы стратегик партнерлык характерында. Узган елның октябрендәге Татарстан Республикасы башкаласы Казан шәһәрендә узган XVI БРИКС саммиты бу юлда мөһим вакыйга булды. Бу халыкара форумда Вьетнам Социалистик Республикасы Премьер-министры Фам Минь Тиняны кабул итү безнең өчен зур мәртәбә булды», - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.

Узган ел нәтиҗәләре буенча Россия-Вьетнам товар әйләнеше чиреккә арткан. Татарстанның үзара мөнәсәбәтләр үсешенең үз тарихы бар. Рөстәм Миңнеханов берничә мәртәбә Вьетнамда эш сәфәрендә булды.

Сәүдә-сәнәгать палаталары арасында хезмәттәшлек турында килешү гамәлдә. Вьетнам базары «КАМАЗ» өчен стратегик мөһим эшчәнлек юнәлеше булып тора, Казан вертолетлар заводы линиясе буенча, шулай ук нефть химиясе өлешендә хезмәттәшлек җайга салынган.

Вьетнам - Көньяк-Көнчыгыш Азиянең тиз үсә торган икътисадларының берсе. ИТ-сектор, микроэлектроника җитештерү тиз темплар белән үсә, илдә сирәк элементларның зур запаслары бар.

«Без Вьетнамга нефть химиясе һәм машина төзелеше продукциясен, шул исәптән автомобильләр, вертолетлар һәм суднолар, автомобиль шиннары һәм компрессорлар, фармацевтика һәм медицина җайланмаларын экспортка чыгаруны киңәйтү белән кызыксынабыз», - дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте.