Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Ханой шәһәренә (Вьетнам) эш сәфәренә килде.
Килүгә республика Рәисе Хо Ши Мин Мавзолеена чәчәкләр салды. Мавзолей каршындагы мәйданда каравыл корылган, дәрәҗәле кунакларны шулай каршы алалар.
Беркетмә нигезендә Рөстәм Миңнехановны Төньяк Вьетнамның беренче Президентын искә алу өчен Мавзолейга озаталар.