Рөстәм Миңнеханов XIII Республика ифтарында булды

19.03.2025

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов XIII Республика ифтарында булды. Аны Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин озата йөрде. Чара «Казан Экспо» мәйданчыгында узды.

Ифтарны гадәттәгечә ТР Мөселманнары диния нәзарәте, «Ак Барс Арена» стадионы дирекциясе һәм «Туган Авылым» милли-туризм комплексы оештырды.

Быел ифтарда рекордлы санда кеше катнашты - 13 меңнән артык кеше республиканың төрле почмакларыннан килгән дин тотучылар, МХО ветераннары һәм сугыш хәрәкәтләрендә катнашучыларның туганнары, шулай ук дини, иҗтимагый, мәдәни һәм дәүләт эшлеклеләре.

Күп санлы кунакларга уңайлы булсын өчен өстәмә гардероблар, намаз өчен зур зал оештырылды, ә ашау өчен тулы бер павильон әзерләнде. Ураза тотучылар өчен меню төп ризыктан, эчемлекләрдән, җиләк-җимешләрдән, яшелчәләрдән һәм татлы ризыклардан тора иде. Ифтар үткәрүдә 800гә якын ихтыярый ярдәм итте.

Күргәзмә комплексы холлында мөселманнарның Бөек Ватан сугышында Җиңүгә керткән өлеше һәм МХОдә катнашучыларга ярдәм итү турында зур экспозиция оештырылган. Моннан тыш, кунаклар ТР Мөселманнары диния нәзарәте казанышлары күргәзмәсе белән дә таныштылар.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.