Рөстәм Миңнеханов «Авиация интерьерлары» предприятиесендә булды

19.03.2025

Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Авиация интерьерлары» ҖЧҖнең инженерлык үзәгендә булды. Предприятиенең үсеш перспективалары турында «Авиация интерьерлары» ҖЧҖ генераль директоры Роман Рамазанов сөйләде.

Рөстәм Миңнехановка яңа проектларны һәм үзләре җитештергән эшләнмәләрне тәкъдир иттеләр. Илебезнең кайбер модель самолетлары өчен авиация интерьерларын эшләүдә катнашучы белгечләр белән очрашу узды.

Предприятие 2003 елның октябрендә оешкан, «Итэлма» компанияләр төркеме составына керә («Пегас" электромеханика заводы» ЯАҖ). Рөстәм Миңнехановны ТР Премьер-министры Алексей Песошин, ТР Рәисе ярдәмчесе Равил Зарипов һәм башкалар озата йөрде.

Предприятие турында тулырак мәгълүмат сайтта - https://aviainterior.ru/


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.