«Беренчеләр хәрәкәте»нең Татарстан бүлекчәсе стратегик мөһим эш белән шөгыльләнә. Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов бүген «Беренчеләр хәрәкәте» белән хезмәттәшлек буенча Республика координация советының киңәйтелгән утырышында хәбәр итте. Чара Камал ис. театрның яңа бинасында узды.
"Беренчеләр хәрәкәте" 2022 елда Россия Президенты инициативасы белән булдырылды. Төп максат - балалар һәм яшьләр мәнфәгатьләрендә дәүләт сәясәтен үткәрүгә, шулай ук балаларны тәрбияләүгә, ял итүне оештыруга, яшь буынның һәрьяклап үсеше һәм үз-үзен тормышка ашыру өчен тигез мөмкинлекләр тудыруга ярдәм итү.
Театр холлында Рөстәм Миңнеханов «Беренчеләр хәрәкәте» программалары гамәлгә ашырыла торган 65 нче Казан балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр һәм җирле беренчеләр Советы рәисләре белән очрашты.
Татарстан мәктәпкәчә мәгариф оешмалары белән эшләү буенча сынау төбәге булып тора. Бүгенге көндә проектта 160 балалар бакчасы катнаша. Утырышта республиканың төрле шәһәр һәм районнарыннан катнашучылар «Беренчеләр хәрәкәте»нең җирле бүлекчәләре үсеше, гамәлгә ашырыла торган проектлар һәм акцияләр, шул исәптән МХОдә катнашучыларга ярдәм итү турында сөйләделәр.
2022 елдан башлап бөтен республика буенча һәр мәктәптә, яшьләр һәм яшүсмерләр үзәкләрендә 1600дән артык башлангыч бүлекчә булдырылган.
2024 елда хәрәкәтнең 2 мең катнашучысы «Тарихны саклаучылар» проектында катнашты. Проект кысаларында балалар һәйкәлләрне һәм хәрби каберләр урыннарын төзекләндерәләр, мактаулы каравыл тоталар, тарихи квизларда катнашалар, мәктәп музейларында эшлиләр, анда экскурсияләр үткәрәләр.
Татарстанның һәр муниципаль берәмлегендә «Сыйныф очрашулары» проекты гамәлгә ашырыла, аның ярдәмендә балалар илебезнең күренекле һәм атаклы шәхесләре белән таныша һәм сораулар бирә ала. 2024 елда Россия Геройлары, сугышчан хәрәкәтләр ветераннары, МХО ихтыярыйлары, Россиянең спорт мастерлары һ. б. белән 800дән артык очрашу уздырылган.
Узган ел хәрәкәт тарафыннан балаларны савыктыру, мәктәп яны һәм палаткалы лагерьларда балалар өчен 50 «Беренчеләр вакыты» сменасы оештырылган. 5 августтан 9 августка кадәр Алексеевск районының Биләр авылында палаткалы лагерь формасында «Биләр Форум: Беренчеләр» булып узган, анда 800 яшь татарстанлы катнашкан. Хәрби-патриотик тәрбия бирү максатларында 2025 елда «Аҗаган 2.0» бөтенроссия хәрби-патриотик уенының сайлап алу этабында 95 меңнән артык бала һәм яшүсмер катнашкан.
Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, "Беренчеләр хәрәкәте" яшь буынны тәрбияләүдә, үз-үзен тормышта табу өчен шартлар тудыруда мөһим роль уйный. "Балаларыбызны бездән башка беркем дә тәрбияләмәячәк. Бүген Россия Президенты тарафыннан хупланган менә дигән мөмкинлек бар. 2 ел эчендә без җитди уңышлар күрәбез, "Беренчеләр хәрәкәте"нә бүген ихтыяҗ зур", - диде Татарстан Республикасы Рәисе.
Ул бу эшкә балалар бакчаларын, мәгариф учреждениеләрен, Яшьләр министрлыгын активрак кушылырга өндәде. "Безнең министрлыкларга, администрация башлыкларына таянырга кирәк. Ассызыклыйм - бу безнең төп эшебез, аңа тиешле игътибар белән карарга кирәк. Безнең киләчәк аның нәтиҗәләренә бәйле", - диде Рөстәм Миңнеханов.
Татарстан Рәисе «Беренчеләр хәрәкәте»нең республика бүлекчәсе эшен уңай бәяләде. "Гомумән алганда, барысы да әйбәт бара, районнар буенча зур эш алып барыла. Сезгә ешрак җыелырга, семинарлар һәм җәйге лагерьлар үткәрергә кирәк. Без сезнең актив позициягез өчен рәхмәтле.
Республика сезгә ярдәм итәчәк. Бу бездә өстенлекле эш», - дип өстәде Рөстәм Миңнеханов. Очрашу азагында Республика Рәисе бүләкләр тапшырды.