Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов беренче «Дипломатия мәктәп клублары» хәрәкәтенең федераль флагман проектының яңа сезонына старт бирде. Тантана Камал исемендәге театрның яңа бинасында узды.
Дипломатия мәктәп клублары - бөтен дөнья буйлап бердәм кыйммәтләр белән берләшкән һәм уртак социаль әһәмиятле проектларны һәм акцияләрне гамәлгә ашыручы мәктәп клублары челтәре. Проектның максаты - дустанә илләрдәге мәктәп укучылары арасында системалы күп яклы багланышлар һәм мәктәп тирәлегендә бердәм кыйммәтләр булдыру.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Татарстан мондый чараны уздыру идеясен беренчеләрдән булып хуплады. "Без аңлыйбыз, яшь буын фикерен, төрле илләр яшьләренең аралашуын исәпкә алмыйча, тиз үзгәрүче дөньяда уңышларга ирешеп булмый. Безнең илләрнең киләчәген нәкъ менә сез билгеләячәксез. Иртәгәсен халыкара мөнәсәбәтләр үсеше яшьләр арасындагы диалогның ничек җайга салынуына бәйле булачак", - дип ассызыклады ТР Рәисе.
Ул Россия һәм чит ил мәктәпләрендәге коллегаларына проектта катнашулары һәм актив гражданлык позицияләре өчен рәхмәт белдерде.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Татарстан һәм Казан берничә тапкыр әһәмиятле халыкара вакыйгалар уздыру урынына әверелде. "Без кунакларга һәрвакыт шат. Күпләрне безнең республика кызыксындырыр дип өметләнәбез. Яшьләрнең үсеше һәм үз-үзен тормышта табу өчен шартлар тудыру, сезнең инициативаларга ярдәм итү - безнең эштә өстенлекле бурыч. Ышанам ки, клубта сез яңа белем һәм күнекмәләр алырсыз, дуслар табарсыз», - дип өстәде республика Рәисе.
Быел проектка 20 чит илдән һәм Россиянең төрле төбәкләреннән 200дән артык мәктәп җәлеп ителгән. «Дипломатия мәктәп клублары" эшчәнлеге Россия һәм партнер илләр мәктәпләре арасында төрле илләрнең мәдәнияте, дипломатия нигезләре һәм халыкара мөнәсәбәтләр белән танышуга юнәлдерелгән уртак онлайн-очрашуларны үз эченә ала. Моннан тыш, проект кысаларында сөйләшү клублары, онлайн- фото - һәм видеоконкурслар, викториналар, квизлар, акцияләр оештырылган.