Валентина Матвиенко: “Һәр төбәкнең интеллектуаль милек өлкәсендә үз стратегиясе булырга тиеш”

07.11.2013


Россия төбәкләре палатасы башлыгы Валентина Матвиенко рәислегендә узган утырыш ил төбәкләренең интеллектуаль хокук базарын үстерүдәге роленә багышланды. Аның эшендә Федерация Советының Фән, мәдәният һәм мәгълүмат сәясәте комитеты рәисе урынбасары Виктор Косоуров, РФ мәгариф һәм фән министры урынбасары Людмила Огородова, ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, федераль һәм төбәк хакимиятләренең башкарма, закон чыгару органнары җитәкчеләре һ.б. катнашты.

Валентина Матвиенко үз чыгышында ассызыклаганча, интеллектуаль эшчәнлек нәтиҗәләренә хокукның заманча цивилизацияле базарын формалаштыру дәүләт әһәмиятендәге беренчел бурычлардан санала. Бүген вазгыять шундый: дөнья базарында фәнни казанышларга нигезләнеп җитештерелгән гражданлык продукциясендә Россиянең өлеше ярты процент кына. “Моның төп сәбәбе: бездә инновацияле идеяләргә, уйлап табуларга кытлык туу түгел, ә аларның гамәлдә кулланылышка кертелмәвендә”, -дип ассызыклый Валентина Матвиенко. Мәгълүм булганча, Россиядә фәнни-тикшеренү һәм тәҗрибә-конструкторлык эшләренә заказлар нигездә дәүләт тарафыннан формалаштырыла. Шуңа да фәнни тикшеренүләр чыгымнарының 75 процентлап өлеше дәүләт казнасыннан финанслана. Ә бизнес 25 процентын гына финанслый. Федерация Советы рәисе ассызыклаганча, дөньяның алга киткән илләрендә фәнни тикшеренүләрне финанслау өлешләре бөтенләй башкача. Аларда бу өлкәгә дәүләт казнасы чыгымнары 25-30 проценттан артмый, калган өлешен тулысынча шәхси инвесторлар финанслый.

Бүген НИОКРны төп финанслаучы дәүләт булганга, интеллектуаль эшчәнлек нәтиҗәләренә хокукларның зур өлеше дә аның кулында. Интеллектуаль милекнең зур өлеше киң кулланылышка кертелмичә киштәләрдә ята бирә. Шуңа күрә хәзер дәүләт дәрәҗәсендә интеллектуаль милекне хосусыйлаштыру турында сүз алып барыла.

Валентина Матвиенко аңлатуынча, бу дәүләтнең теге яки бу интеллектуаль милеккә булган хокукларын түләүсез нигездә заказны башкаручыларның үзләренә яки шәхси милекчеләргә тапшыруы дигән сүз. Бу хакта РФ Хөкүмәтенең махсус карары да бар.

Әлеге теманы Федерация Советының Фән, мәдәният һәм мәгълүмат сәясәте комитеты рәисе урынбасары Виктор Косоуров та үз чыгышында дәвам итте. Аның ассызыклавынча, илдә интеллектуаль милек өлкәсендә вәкаләтләрне камилләштерү ихтыяҗы кимендә ике бурычны хәл итүгә бәйле. Аның берсе, интеллектуаль хокук буенча цивилизацияле базар формалаштыру булса, икенчесе – фәнни эшләнмәләргә тотылучы чыгымнар пропорциясен үзгәртү (төп өлешен аны кулланылышка кертүче бизнес финанслый торган итеп). “Шуңа күрә бу өлкәдә дәүләт сәясәтен эшләүне һәм гамәлгә ашыруны бердәм федераль орган башкарырга тиеш”, -дип ассызыклады ул.

Интеллектуаль милек мәсьәләләре буенча РФ Федерация Советы рәисе карамагындагы советның моңа кадәр узган утырышларының берсендә бу хакта тәкъдим әзерләнеп, РФ Хөкүмәтенә юлланган булган. Советның бу тәкъдиме Хөкүмәт тарафыннан хупланган.

нтеллектуаль милек өлкәсендә вәкаләтләрне берләштергән әлеге орган Роспатент базасында төзеләчәк федераль хезмәт булачак. Аның эшчәнлеге Хөкүмәт тарафыннан координацияләнәчәк. Виктор Косоуров әлеге федераль хезмәт киләсе елның 1 июленнән дә соңга калмый эшләргә тиеш, дигән ышаныч белдерде.

Россиядә интеллектуаль милек базарын үстерү буенча озак вакытлы дәүләт стратегиясен эшләү бу өлкәдә икенче мөһим адым булачак. Әлеге документны кабул итү һәм эшләтү яңа төзеләчәк федераль хезмәтнең беренче бурычы булачак. “Стратегия киләсе ел ахырына кадәр каралып, 2015 ел башыннан эшли башлар дип уйлыйбыз”, - ди Виктор Косоуров.

Интеллектуаль милек мәсьәләләренә багышланган әлеге мөһим утырышны Татарстанның кабул итүенең җитди сәбәбе бар. Федерация Советы рәисе Валентина Матвиенко билгеләп узганча, республика үз мисалында төбәкләр дәрәҗәсендә инновацион активлыкны нәтиҗәле стимуллаштыру үрнәген күрсәтә. Татарстан ил төбәкләре арасында беренче булып “2013-2020 елларда ТР да интеллектуаль милек базарын үстерү” дигән максатчан прпограммасын кабул итеп, гамәлгә дә ашыра башлады. Валентина Матвиенко аны интеллектуаль милек өлкәсендә беренче төбәк стратегиясе дип атады.

Бүгенге көндә ил күләмендә интеллектуаль милекне үстерү буенча 2013-2014 елларга беренчел әһәмияттәге чаралар планы расланган. Аларның үтәлешен координацияләү РФ Фән һәм мәгариф министрлыгына йөкләнгән. Интеллектуаль милек базарын үстерү буенча төбәкләрнең үз программаларын булдыру нәкъ менә беренчел чаралар планында урын алган.

“Инновацияле икътисадны көйләүне, интеллектуаль хокукны җайга салуны бары федераль органннар вәкаләтендә генә дип санау дөрес түгел. “Эстафета”ны төбәкләр алырга тиеш. Бүген күпчелек төбәкләрдә авторлык хокукларын, инновацион бизнесны яклау буенча законнар бар, технологияләр һәм инновацияләргә ярдәм үзәкләре төзелә. Ләкин эшләгәннәр генә җитми. Һәр төбәкнең интеллектуаль милек өлкәсендә үз стратегиясе булырга тиеш. Татрастанның бу өлкәдәге уңай тәҗрибәсе һәм әлеге программаны гамәлгә ашыру буенча беренче нәтиҗәләре башка төбәкләр программаларын эшләгәндә дә исәпкә алынырга тиеш”, -дип ассызыклады ул.

Бүгенге утырышта шулай ук киләсе елның 1 гыйнварыннан илдә гражданлык әһәмиятендәге НИОКРны исәпкә алу буенча бердәм дәүләт мәгълүмат системасы эшли башлаячагы хәбәр ителде, аңа төбәкләрдәге шундый системаларны интеграцияләү зарурлыгы җиткерелде.


"Татар-информ" мөгълүмат агентлыгы