Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасының сәнәгать комплексын үстерүгә зур өлеш керткән хатын-кызларны хөрмәтләү тантанасы узды. Чара Халыкара 8 март көнен бәйрәм итүгә багышланды. Хатын-кызларны бәйрәм белән Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов котлады.
"Язның матур бәйрәме – Халыкара хатын - кызлар көне алдыннан сезнең белән очрашуыма шатмын, - диде Татарстан Рәисе сәламләү сүзендә. - Татарстанда күп санлы предприятиеләр урнашкан. Бүген безнең заводлар продукция җитештерүне күп тапкырлар арттырдылар һәм тәүлек буе эшләүгә күчтеләр. Билгеләп үтәм, хатын-кызлар сәнәгать предприятиеләрендә төп позицияләрне били».
Мисал итеп Рөстәм Миңнеханов түбәндәге саннарны китерде. Мәсәлән, «ПОЗиС» предприятиесендә һәм радиоэлектрон продукция чыгару заводларында хатын-кызлар коллективның зур өлешен тәшкил итә - хезмәткәрләрнең гомуми санының 55%ы, «Радиоприбор», «Электроприбор», «Шимко исемендәге радиоэлектроника» заводында – 50% чамасы, Казан дары заводында - 46%, «Точмаш» заводының махсус эшләнмәләрен төп җыюда 73%тан артык хатын-кыз эшли.
"Бүген нәкъ менә сез - кешелекнең гүзәл өлеше вәкилләре - катлаулы системалар булдырасыз, алдынгы технологияләрне кертү өстендә эшлисез, илнең иминлеген тәэмин итүгә мөһим өлеш кертәсез. Эшегезнең җитди һәм җаваплы булуына карамастан, сез соклангыч, назлы һәм матур булып каласыз. Һәм без, ир-атлар, сезгә сокланудан туктамыйбыз», - диде Рөстәм Миңнеханов. Татарстан Рәисе 8 март бәйрәме алдыннан хатын-кызларга ныклы сәламәтлек, гаилә иминлеге һәм һөнәри казанышлар теләде. "Сезнең хыялларыгыз чынга ашсын, ә тормышыгыз бәхетле мизгелләр белән тулы булсын! Тормышыбызны җайлы һәм җылы итеп, дөньяны яхшырак һәм игелеклерәк итүегез өчен рәхмәт сезгә», - диде Рөстәм Миңнеханов.
Сәнәгать комплексын үстерүгә зур өлеш керткән хатын-кызларны Россия Федерациясе, Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләре, Татарстан Рәисе Рәхмәт хатлары белән бүләкләү тантанасы узды.