Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов су басуларны кисәтү өчен ресурсларның әзерлеген тәэмин итәргә кушты. Бу хакта ул ТР Хөкүмәте Йортында узган традицион киңәшмәдә белдерде.
Календарь яз башлану белән юлларны, ишегалларын, йорт яны территорияләрен су басу, түбәләрдән кар һәм боз төшү куркынычы барлыкка килә. Бу кешеләр һәм милек иминлегенә чынлап та куркыныч тудыра.
Рөстәм Миңнеханов идарәче компанияләргә, коммуналь хезмәтләргә һәм объектлар милекчеләренә күп фатирлы йортларның урамнарыннан һәм ишегалларыннан кар чыгарырга, торак фонды түбәләрен, социаль өлкә һәм коммерциячел объектларны, башка биек конструкцияләрне кардан һәм боздан чистарту эшен активлаштырырга кушты. "Башлыкларга бу мәсьәләне шәхси контрольдә тотарга кирәк", - дип ассызыклады ТР Рәисе.
"Яңгыр каналлары һәм дренаж системалары әзерләнергә тиеш. Бу кирәк булган урыннарда кар суы өчен өстәмә агып чыгулар булдырырга кирәк. Суны суырту өчен насослар, мотопомпалар һәм башка техниканы алдан әзерләргә кирәк", - дип өстәде Рөстәм Миңнеханов.