Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эшкуарлык эшчәнлеген алып бару сыйфатын һәм шартларын яхшырту өчен мәгълүмат технологияләрен куллану буенча Хөкүмәт комиссиясе утырышында катнашты. Утырышны видеоконференцэлемтә режимында бөтен федерация субъектларының катнашында Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев уздырды. РФ элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Николай Никифоров чыгыш ясады.
Утырышта катнашучылар Электрон рәвештә дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтүнең механизмнарының концепциясе турында, дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтү вакытында ведомстволар арасында электрон багланышларны оештыру буенча чараларны гамәлгә ашыруның барышы турында, федераль дәүләт мәгълүмат системаларының мәгълүматларын актуальләштерү мәсьәләсе турында сөйләштеләр.
Хөкүмәт комиссиясе утырышы барышында Дмитрий Медведев билгеләп үткәнчә, дәүләт хезмәтләре саны арту процессы бик акрын бара, игътибарны электрон рәвештә гражданнарга кирәкле булган дәүләт хезмәтен күрсәтүгә юнәшлдерергә кирәк. Шулай ук ул дәүләт хезмәтен күрсәтү бердәм форматта һәм җайлы интерфейс аша үткәрергә кирәк.
Дмитрий Медведев шулай ук хәбәр иткәнчә, дәүләт хезмәт күрсәтүләренең бердәм порталында (www.gosuslugi.ru) гражданнарны теркәү процедураларын гадиләштерү эше алып барылды.
Утырыш барышында шулай ук ведомствоара электрон хезмәттәшлеккә күчү мәсьәләсе дә күтәрелде. 2012 елдан башлап Россия Федерациясе субъектлары һәм Россия Федерациясе федераль хакимият органнары арасында мәгълүмати белешмәләр алмашу башланып китте. 2013 елның 28 октябренә “Регламент процедураларын узуны тикшереп тору системасы” мәгълүмат системасына керү барлык субъектларга да мөмкин булды. Ведомствоара электрон хезмәттәшлек системасын (ВЭХС) куллану статистикасы нигезендә, ВЭХС кулланып, Россия Федерациясе субъектының һәр 1 мең кешесенә гарызнамәләр саны чагыштырмасын чыгару юлы белән субъектлар рейтингы төзелде.
Россия Элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Николай Никифоров дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтүләр барышында гариза бирүчеләр белән хезмәттәшлеккә карата таләпләргә җентекләп тукталды (“Дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтүләрне оештыру турында” 2010 елның 27 июлендәге 210-ФЗ номерлы Федераль законның 7 статьясы).
Әлеге документ кысаларында дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтүче органнар гариза бирүчедән норматив хокукый актлар белән каралмаган документларны һәм мәгълүматны, шулай ук дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтүче органнар карамагындагы документларны һәм мәгълүматны таләп итәргә хаклы түгел.