Рөстәм Миңнеханов «Дөньяда кар барсын өйрәнү һәм саклау. Көчләрне берләштерү» халыкара конференциясен әзерләү буенча оештыру комитеты утырышын уздырды

06.03.2025

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов "Дөньяда кар барсын өйрәнү һәм саклау. Көчләрне берләштерү» халыкара конференциясен әзерләү һәм уздыру бууенча оештыру комитеты утырышын уздырды.

Чара Казанда, ТР Хөкүмәте Йортында узды. Утырышка федераль хакимият органнары вәкилләре, республика министрлыклары, ведомстволары җитәкчеләре, бизнес, мәгариф һәм фән вәкилләре катнашты, оештыру комитетының кайбер әгъзалары видеоконференцэлемтә аша тоташтырылды.

Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, "кар барсы – Татарстан символы, ул көч, батырлык, горурлык, тизлек, табигатьнең һәм кеше уйларының чисталыгын гәүдәләндерә". Ул ассызыклаганча, конференция - төрле илләрдән экспертлар, галимнәр һәм дәүләт органнарын берләштерү, юкка чыгу куркынычы булган кар барсын саклау буенча белем һәм тәҗрибә уртаклашу өчен уникаль платформа.

«Бүген бу - илебезнең биологик төрлелеген, шулай ук тарихын һәм мәдәни мирасын саклау буенча көчләребезне берләштерү юлындагы шартларның берсе», - диде Татарстан Рәисе.

"Дөньяда кар барсын өйрәнү һәм саклау. Көчләрне берләштерү» проекты быелның 13-15 мартында Казанда узачак. «Республика өчен бу мөһим вакыйга», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Нотык белән «Ирбис" кар барсын өйрәнү һәм саклау үзәге» төбәкара ассоциациясенең гомуми җыелышы рәисе Али Узденов чыгыш ясады (ВКС режимында). Ул, аерым алганда, искә төшергәнчә, конференцияне уздыруга әзерлек ахырына якынлаша бара, эш Татарстан җитәкчелеге һәм шәхсән Рөстәм Миңнеханов, Россия Табигать ресурслары , Россия Тышкы эшләр министрлыклары, иҗтимагый оешмалар һәм ихтыярыйлар ярдәмендә җитди башкарылган.

«Без конференциядә катнашу өчен үз территорияләрендә кар барсы яшәве турында сөйләү мөмкинлеге булган барлык илләрне дә чакыра алдык», - дип ачыклык кертте Али Узденов. Бу Кытай, Һиндстан, Пакистан, Монголия, Непал, Бутан, Казахстан, Үзбәкстан, Кыргызстан кебек илләр.

Утырышта катнашучылар кунакларны кабул итүгә, материаллар әзерләүгә һәм конференция резолюциясен кабул итүгә кагылышлы оештыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

Рөстәм Миңнеханов федераль структураларга - Россия Табигать ресурслары һәм экология министрлыгына һәм башка федераль ведомстволарга конференциягә әзерлекне оештыруда ярдәм иткәннәре өчен рәхмәт белдерде. Ул Татарстанның халыкара чаралар уздыруда бай тәҗрибәсе барлыгын искәртте һәм конференцияне әзерләү һәм уздыруның барлык оештыру мәсьәләләрен җайга салырга кушты.

«Ышанам ки, бу чара кар барсын яклауга бердәм халыкара стандартлар һәм алымнар эшләргә мөмкинлек бирәчәк, аның яшәү урыннарындагы төрле шартларны исәпкә алачак», - диде Татарстан Рәисе.

Белешмә өчен:

Исегезгә төшерәбез, барс популяциясен саклау инициативасы Рөстәм Миңнехановныкы. 2022 елда Татарстан Рәисе кушуы буенча Алтай Республикасының Мәймә районындагы «Карым» ҖЧҖ территориясендә «Кар барсы» үзәге төзелә башлады.

Шулай ук Алтайдагы фәнни үзәк өчен нигезләүче материаллар концепциясе эшләнде. 2024 елда үзәк территориясендә лабораторияле фәнни-тикшеренү корпусы, фәнни хезмәткәрләр өчен торак йортлар, ветеринария блогы, хуҗалык блогы, вольер комплексы төзелде.

Моннан тыш, Кыргызстан Республикасы белән хезмәттәшлек оештырылган, барс популяциясен торгызу буенча уртак фәнни программа кабул ителгән.

2024 елның февралендә Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча Татарстан Республикасы Экология министрлыгы белән «Ирбис" кар барсын өйрәнү һәм саклау үзәге» төбәкара ассоциациясе арасында килешү төзелгән иде. Килешүнең төп максаты - «Экологик иминлек» илкүләм проектына ярдәм йөзеннән кар барсын саклап калу мәсьәләләрендә уртак экологик агарту эшчәнлеге.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.