Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Геройларга - КВТКУны тәмамлаучыларга»стеласына чәчәк бәйләме салу тантанасында катнашты.
Чара стела урнашкан Жуков орденлы Кызыл Байраклы Казан югары танк команда училищесы территориясендә узды.
Исегезгә төшерәбез, Россия Геройлары - Казан танк училищесын тәмамлаучылар бюстлары 2023 елның февралендә ачылган иде.
Тантана гадәттәгечә мактаулы каравыл ротасы узу белән тәмамланды.
Чәчәк салу тантанасында Татарстан Республикасы буенча Баш федераль инспектор Виктор Демидов, Татарстан Республикасы Рәисе Администрациясе Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Казан югары танк команда училищесы башлыгы генерал-лейтенант Виталий Герасимов, Татарстан Республикасы Премьер-министры ярдәмчесе Владимир Майстренко, «Россия ветераннар берлеге» ҖЧҖнең «Татарстан Республикасы Ветераннар берлеге» ветераннар (инвалидлар) республика иҗтимагый оешмасы рәисе, «Юнармия» патриотик хәрәкәтнең төбәк штабы башлыгы Александр Бородин һәм башкалар катнашты.