Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Борис Павлов: “Чирәмдәге хоккейның гомумреспублика спорт төре булып китүе мөһим”
17.11.2008
Җомга, 14 нче ноябрьдә, Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары – Татарстан Республикасы Чирәмдәге хоккей федерациясе президенты Борис Павлов Татарстан Республикасы Чирәмдәге хоккей федерациясе башкарма комитетының киңәйтелгән утырышын үткәрде.
Утырыш Казанда Чирәмдәге хоккей үзәгендә узды.
Төп мәсьәлә 2009 – 2013 елларда Татарстанда чирәмдәге хоккейны үстерү концепциясе турында фикер алышу булды.
Борис Павлов утырышта катнашучыларга концепция проектын тәкъдим итте. Ул Казанның Универсиада-2013 не үткәрү өчен ярышта җиңеп чыгуы һәм чирәмдәге хоккейның ярышлар программасына кертелә алу мөмкинлегенә бәйле рәвештә, Чирәмдәге хоккей федерациясе алдында яңа зур бурычлар барлыкка килүен билгеләп үтте. Концепция нигезендә 2009-2013 елларга Чирәмдәге хоккейны үстерүнең республика максатчан программасы эшләнер һәм кабул ителер дип көелә.
Иң мөһим бурычларның берсе – Татарстанда чирәмдәге хоккей белән шөгыльләнүче кешеләр санын арттыру. Бүгенге көндә республикада спортның бу төре белән 1200 кеше генә (спорт белән шөгыльләнүче кешеләр гомуми санының 0,2 % ы) шөгыльләнә. Концепция буенча, 5 елдан спортның бу төре белән шөгыльләнүчеләр саны 5 меңнән дә ким булмаска тиеш.
Моңа, барыннан да элек, чирәмдәге хоккей һәм аның бер төре булган индорхоккейны гомуми белем бирү учреждениеләренең белем бирү программаларына кертү юлы белән ирешү планлаштырыла. Бу эштә, Борис Павлов фикеренчә, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәм итәргә тиеш. Спортның бу төрен массакүләм мәгълүмат чараларында таныту да – матчларның турыдан-туры трансляцияләре, тематик программалар, киләсе вакыйгаларның анонслары - әһәмиятле роль уйный.
Борис Павлов сүзләренә караганда, концепция Татарстанда чирәмдәге хоккейны яңа, сыйфатлырак баскычка күтәрү өчен үтәлергә тиешле зур эшнең башлангыч этабы булып тора. Чирәмдәге хоккейның гомумреспублика спорт төре булып китүе мөһим, чөнки ул Универсиада-2013 программасына кертелгән.
Борис Павлов шулай ук Татарстан Республикасы Чирәмдәге хоккей федерациясе башкарма комитеты әгъзалары алдында 2008 ел нәтиҗәләре буенча хисап тотты һәм клублар, үткәрелгән ярыш һәм чараларның спонсорларына (“Татнефтепродукт” ХК, “Идельбанкъ”, “Зенит” банкы, “Элекон”, “Казкомпрессмаш”, Нижнекамскнефтехим” предприятиеләре, Казан вертолёт заводы) рәхмәт сүзләре җиткерде.
Утырыш ахырында Татарстан Республикасы Хоккей федерациясенең башкарма директоры вазыйфасына Чирәмдәге хоккей үзәген җитәкләүче Александр Ратников билгеләнде, Татарстан Республикасы Чирәмдәге хоккей федерациясенең структурасы һәм штат расписаниесе расланды. Шул ук көнне башкарма комитет 6 кешене – Борис Павлов, Салават Гайсин, Араик Маргарян, Сергей Чернов, Хәлил Шәйхетдинов һәм Сергей Новолаевны – Чирәмдәге хоккей федерациясенең VI хисап-сайлау конференциясе делегатлары итеп сайлады.
Татарстан Республикасы Чирәмдәге хоккей федерациясенең мактаулы президенты булып - Россия Төзүчеләр ассоциациясе президенты Николай Кошман, ә беренче вице-президенты булып, Татарстан Республикасы вице-премьеры Борис Павлов калды.
Утырыш эшендә Россиянең Чирәмдәге хоккей федерациясе президенты Сергей Чеченков җитәкчелегендә башкарма комитет әгъзалары, Татарстан Республикасының “Динамо” Физкультура-спорт җәмгыяте рәисе урынбасары Салават Гайсин, Татарстан Республикасының яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министры урынбасары Хәлил Шәйхетдинов һәм Татарстан Республикасының мәгариф һәм фән министры урынбасары Айрат Зиннуров катнашты.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте