Торак төзелеше өлкәсендә план 17%ка үтәлгән, 552 мең кв. м файдалануга тапшырылган. Коммерциячел төзелеш линиясе буенча планлаштырылган күләмнең 1,5%ы тапшырылган. Бу гомуми мәйданы 26 мең кв. метрдан артык булган 7 күп фатирлы йорт. Социаль ипотека программасы буенча план - гомуми мәйданы 161,7 мең кв. метр булган 35 торак йорт, шуларның 15е югары әзерлектә, калганнары уртача дәрәҗәдә. Планның иң зур үтәлеше индивидуаль торак төзелеше линиясе буенча теркәлә. Монда 525 мең кв. м яисә планның 37%ы тапшырылган. Бу хакта бүген Татарстан Хөкүмәте Йортында узган традицион киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.
Барлык муниципаль районнарны тоташтырылып киңәшмәне Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде.
Гражданнарның аерым категорияләрен торак белән тәэмин итү программалары турында. 5 һәм аннан да күбрәк баласы булган күп балалы гаиләләр, шулай ук мәҗбүри күченеп килүчеләр, Ерак Төньяктан күченеп килүчеләр һәм чернобыльчеләр гаиләләре өлешендә министрлык тарафыннан алга таба сертификатлар рәсмиләштерү өчен җирле үзидарә органнары тарафыннан тапшырылган исәп-хисап эшләрен тикшерү алып барыла.
Яшь гаиләләр буенча Яшьләр эшләре министрлыгы тарафыннан 42 муниципалитет белән «Электрон бюджет» системасында килешү төзелгән. Бүгенге көндә субсидияләр алучылар исемлеге актуальләштерелә. Иң күп санлы категория буенча - ятим балалар - программа кысаларында торак урыннарның санын билгеләү эше дәвам итә. Быел торак төзелешенә ярдәм итүгә юнәлдерелгән чаралар 2 программа кысаларында узачак. "Авыл территорияләрен комплекслы үстерү" дәүләт программасы буенча Лаеш, Чирмешән һәм Югары Ослан районнарында компактлы торак төзелеше өчен 3 мәйданчык төзекләндереләчәк, финанслау лимиты 250 млн сум тәшкил итә. Дәүләт контрактларын йомгаклау март аенда планлаштырылган.
Республиканың күп балалы гаиләләренә бирелгән җир кишәрлекләрен кирәкле инфраструктура белән тәэмин итүгә юнәлдерелгән яңа республика программасы буенча хәзерге вакытта объектлар исемлеге билгеләнә. Программаны финанслау күләме - 1 млрд сум. Акча юлларны һәм инженерлык коммуникацияләрен төзекләндерүгә тотылачак.
«Мәгариф» тармагы буенча 2025 елда 11 объект төзү каралган. Болар: Чаллы, Казан, Әгерҗе, Минзәлә, Буа шәһәрләрендәге 5 яңа мәктәп һәм «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты һәм «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасы кысаларында гамәлгә ашырыла торган Кукмара шәһәрендәге башлангыч сыйныфлар бинасы. Быелга килешүләр буенча лимит 1 млрд 392 млн сум тәшкил итә. Шулай ук планда - 4 яңа балалар бакчасы төзү һәм былтырдан күчкән балалар бакчасы төзелешен дәвам итү.
«Гаилә» илкүләм проектына, «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасына һәм программадан тыш чараларга кертелгән былтырдан калган Апас штп. дагы балалар бакчасын төзүне дәвам итү. Агымдагы елга килешүләр буенча лимит 741,5 млн сум тәшкил итә. Барлык мәгариф учреждениеләре буенча контрактация март аена билгеләнгән.
"Сәламәтлек саклау" тармагы буенча агымдагы елга финанслауның гомуми лимиты ике федераль һәм ике республика программасы буенча 2 млрд 901 млн сум булган 53 объект төзү планлаштырылган. Шулардан 51 объект сәламәтлек саклауның башлангыч звеносына карый. Бу Казан һәм Әлмәт шәһәрләрендә гомуми практика табибларының 2 үзәге, шулай ук Казанда «Дәвамлы һәм актив тормыш» илкүләм проектына кергән ике поликлиника. Беренче объектлар буенча контракт төзелгән, поликлиникалар буенча - март аена планлаштырылган. Шулай ук 47 фельдшер-акушерлык пункты төзү планлаштырыла. Шулардан 13 объект республика программасына һәм 34 объект илкүләм проектка керә. Алар буенча дәүләт контрактлары төзелгән.
Икенчел медицина звеносының былтырдан калган тагын 2 объекты - Саба районындагы «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасы буенча гамәлгә ашырыла торган кан тамырлары үзәге һәм Казандагы 18 нче шәһәр хастаханәсенең кабул итү-диагностика бүлеге март ахырына кадәр контрактка кертеләчәк. Бүгенге көнгә фельдшер-акушерлык пунктлары буенча төзелеш-монтаж эшләре 8%ка башкарылган. Эшләр 26 объектта алып барыла. Шулай ук бу атнада подрядчылар Казан шәһәренең Вишневка бистәсендә гомуми практика табибы үзәген төзүгә керешкәннәр.
Алга таба - яшьләр сәясәте. 11 объект төзелешен финанслау күләме - 892 млн сум. Программа чаралары ике республика һәм бер дәүләт программасы кысаларында алып барыла. Быелгы объектлар арасында 8 балаларны савыктыру лагере һәм 3 яшьләр үзәге бар, шуларның берсе 2024 елдан күчеп килә. Барлык объектлар буенча контрактлар март аенда узачак.
Спорт линиясе буенча бер республика һәм бер дәүләт программасы кысаларында агымдагы елга финанслау күләме 2 млрд 404 млн сум булган 23 объект төзелергә тиеш. Бу 4 ябык футбол манежы һәм 18 универсаль спорт мәйданчыгы. Алар буенча контрактлар агымдагы ай ахырында планлаштырылган. Һәм былтырдан калган объект - Футболны үстерү үзәге төзелеше. Бүгенге көндә аның буенча үтәлеше 25% тәшкил итә.
«Мәдәният» тармагы буенча «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү»дәүләт программасы буенча лимиты 275 млн сум булган 3 муниципаль берәмлектә 4 объект төзү планлаштырылган. Алар буенча дәүләт контрактлары март аенда планлаштырылган.
«Гаилә» илкүләм проекты кысаларында 2025 елга Зеленодольск районында картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йорт төзү дәвам итә. Объект буенча гомуми үтәлеш 38% тәшкил итә. Социаль инфраструктура төзелеше буенча башка республика программалары кысаларында агымдагы елда 25 объект төзү планлаштырылган. Болар - 16 башкарма комитет, халыкка комплекслы хезмәт күрсәтү буенча 7 пункт һәм янгын сүндерү депосының ике бинасын төзү. Барлык объектларны финанслау күләме 525 млн сум тәшкил итә. Алар буенча дәүләт контрактлары февральдә узачак.
«Экология» тармагы буенча «Экологик иминлек» илкүләм проектына керүче былтырдан калган объектны - Казан шәһәренең ләм кырларын рекультивацияләүне гамәлгә ашыру дәвам итә. Бүгенге көндә эшләр 88%ка үтәлгән. Гадәттәгечә, «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты, шулай ук уңайлы шәһәр мохитен булдыруның иң яхшы проектларының Бөтенроссия конкурсы һәм республика программасы кысаларында җәмәгать киңлекләрен төзекләндерү буенча зур күләмдә эш башкарасы бар. 2025 елда 61җәмәгать киңлеге яңа кыяфәткә керергә тиеш. Бу максатларга гомумән алганда 1 млрд 919 млн сум бүлеп бирелә. Барлык программалар буенча дәүләт контрактлары март аена планлаштырылган. Инженерлык челтәрләрен модернизацияләүнең 8 республика һәм федераль программасын гамәлгә ашыру турында. «Халыкны эчәр сулар белән тәэмин итү» һәм «Су агызып чыгару системалары челтәрләрен һәм корылмаларын төзү, реконструкцияләү һәм капиталь ремонтлау» программалары буенча объектлар исемлеге төзелгән.
Бүгенге көндә Министрлар Кабинеты боерыгы проекты килештерү процедурасын уза. «Торак пунктларда урамнарны яктыртуны торгызу» программасы буенча объектларны тикшерү һәм эш күләмен раслау бара. Алга таба смета бәясен билгеләүнең дөреслеген тикшергәннән соң, төгәлләштерелгән күләмнәр һәм эшләр бәясе белән исемлек төзеләчәк.
«Бюджет учреждениеләрен җылылык белән тәэмин итә торган блоклы-модульле котельныйлар һәм тышкы урнаштыру казаннарын урнаштыру» һәм «Газ бүлү челтәрләрен, йорт эчендәге газ куллану челтәрләрен реконструкцияләү һәм төзү, блоклы-модульле котельныйлар һәм тышкы урнаштыру казаннарын урнаштыру» программалары буенча проектлау өчен башлангыч белешмәләр җыю алып барыла. Проект-эзләү эшләре башкарылганнан һәм экспертиза узганнан соң һәр объектка төзелеш-монтаж эшләре суммасы билгеләнәчәк. Федераль өлеш буенча 2 программаны гамәлгә ашыру планлаштырыла.
«Авыл территорияләренең хәзерге йөзе» федераль проекты буенча 4 инженерлык инфраструктурасы объекты гамәлгә ашырылачак. Бүгенге көндә подрядчыны билгеләү буенча конкурс процедуралары үткәрелә, дәүләт контрактларын төзү быелның мартында планлаштырылган.
«Коммуналь инфраструктураны модернизацияләү» федераль проекты буенча 36 объектны гамәлгә ашыру планлаштырыла, алар буенча Россия Төзелеш министрлыгына гариза җибәрү өчен кирәкле документлар пакеты әзерләнә. Дәүләт контрактлары агымдагы елның апрелендә планлаштырылган. Коммуналь инфраструктураны модернизацияләү буенча республика программасы өлешендә бүгенге көнгә объектлар исемлеген раслау турында Министрлар Кабинеты күрсәтмәсе проекты килештерү процедурасын уза.
Җитештерүдә имгәнү очраклары һәм төзелеш мәйданчыкларында хезмәтне саклау буенча үткәрелә торган чаралар турында мәгълүмат. Ел башыннан үзлегеннән җайга салынучы оешмалар вәкилләре тарафыннан 177 тикшерү уздырылган, аларның нәтиҗәләре буенча 67 тапкыр дисциплинар йогынты чаралары кулланылган. Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе тарафыннан ел башыннан төзелә торган объектларда 59 тикшерү уздырылган. Аларның нәтиҗәләре буенча административ җаваплылык турында 10 карар чыгарылган. Баш инвестиция-төзелеш идарәсе ел башыннан бирле 44 контроль-күзәтчелек чарасы уздырган.