Рөстәм Миңнеханов: Татарстанда фән һәм технологияләр үсешенә аерым игътибар бирелә

08.02.2025

Татарстанда фән һәм технологияләр үсешенә аерым игътибар бирелә. Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә белдерде.

Бүген илдә Россия Фәне көне билгеләп үтелә. Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Татарстанда 2024 елда игълан ителгән Фәнни-технологик үсеш елы кысаларында төрле юнәлешләр буенча зур эш башкарылган. «Кичә Казан Кремлендә без фән һәм техника өлкәсендә дәүләт премияләрен, югары дәүләт һәм ведомство бүләкләрен алдынгы тикшеренүчеләргә тапшырдык", - диде Татарстан Рәисе.

11 февральгә Фән көне уңаеннан тантаналы чара планлаштырылган. «Быел безгә Россиянең фәнни-технологик үсешенең яңартылган стратегиясен үтәүне, технологик лидерлыкның илкүләм проектларын гамәлгә ашыруны тәэмин итәргә, шулай ук республика инициативаларын гамәлгә ашыруны дәвам итәргә кирәк», - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.

Моннан тыш, быел республикада Россия Фәннәр академиясенең Казан фәнни үзәге төзелүнең 80 еллыгы билгеләп үтелә. "1941-1945 елларда Татарстанда Советлар Союзы Фәннәр академиясенең 85 учреждениесеннән 33е килеп урнаша. Биредә күренекле галимнәр Королев, Туполев, Глушко, Капица, Ландау, Курчатов, Вавилов һәм башкалар хезмәт куя. Бу дөньякүләм исемнәр. Һәм 1945 елның 13 апрелендә Фәннәр академиясенең Татарстан филиалын ачу турында карар кабул ителә», - дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.

"Академикларыбызны, галимнәребезне, аспирантларыбызны, профессор-мөгаллимнәр составын, фән һәм прогресс файдасына эшләүчеләрнең барысын да һөнәри бәйрәмнәре белән котлыйм. Без фәнни бергәлекләргә ярдәмне дәвам итәчәкбез. Фән, технология һәм кешеләр - монда безнең конкурент өстенлегебез», - дип өстәде республика Рәисе.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.