Бүген Татарстан Республикасы Инвестицион советы утырышында берничә проект хупладылар. Утырышны Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде.
Чара ТР Хөкүмәте Йортында узды.
Беренче булып түбән басымлы полиэтиленнан торбалар һәм полипропиленнан гофрланган торбалар җитештерү буенча инвестиция проекты тәкъдим ителде. Урнашкан җире - Лаеш муниципаль районы. Проект җитәкчесе Гадел Хәсәнов хәбәр иткәнчә, 90 эш урыны булдыру планлаштырыла, инвестиция проектының бюджеты үз акчаларыннан (инвестор - «Агротехнологияләр» компаниясе) һәм заем акчаларыннан тора. Проект 6 ел эчендә акланыр дип көтелә. Проект Инвестицион совет әгъзалары тарафыннан хупланды.
Аннары Чаллыда борт платформалары (автомобильләр өчен) җитештерүен булдыру буенча инвестиция проекты каралды. Проектны Алексей Рязанов («Арктур» ҖЧҖ) тәкъдим итте. Ул хәбәр иткәнчә, 20 эш урыны булдырылачак. Борт платформаларының төп кулланучылары - махсус техника җитештерүчеләр, шулай ук төзелеш компанияләре һәм эре габаритлы ташу компанияләре. Тулы куәтенә чыгу 2028 елда планлаштырыла. Бу проект шулай ук хупланды.
Аннары Чаллыда күп функцияле медицина үзәгенең 2 нче чиратын төзү буенча инвестиция проекты хупланды. Проект җитәкчесе Сергей Антипов хәбәр иткәнчә, проект үз акчаларына тормышка ашырыла. Ике терминал төзү каралган – бу офтальмология клиникасы һәм стоматология. Инвестор Чаллыда тернәкләндерү медицинасы үзәген һәм дәвалау-диагностика үзәген төзегән һәм файдалануга тапшырган.
Түбән Камада җитештерү логистика хабын төзү буенча инвестицион проектны «ТЭМПО» ТК Директорлар советы рәисе Рөстәм Шәрифуллин тәкъдим итте. Проект Түбән Кама муниципаль районында урнаштырылачак. 450гә якын эш урыны булдыру күздә тотыла. Проект Түбән Каманың алгарышлы үсеш территориясе резидентлары исәбенә кертелер дип көтелә. Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, мондый проектка ихтыяҗ зур. Проект Инвестиция советы әгъзалары тарафыннан хупланды.
Аннан соң ит (итле) ярымфабрикатлар җитештерүне оештыру проекты булды. «1 нче азык-төлек комбинаты» ҖЧҖ генераль директоры Андрей Еремов заводны төзү һәм аны ит эшкәртү һәм ит продукциясе җитештерү өчен заманча технологик җайланмалар белән тәэмин итү планлаштырылуы турында сөйләде. Урнашкан җире - Чаллы.
Әлеге инвестиция проекты да хупланды.
Инвестицион совет әгъзаларына инвестицион проект кысаларында Әлмәттә перинаталь үзәк төзү проекты тәкъдим ителде. Бу медицина учреждениесе Татарстанның көньяк-көнчыгышында яшәүчеләргә бердәм хезмәт күрсәтү үзәгенә әвереләчәк.
Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, проект социаль юнәлештә бара. "Әлмәт - безнең нефть башкаласы, шәһәр үсәргә тиеш", - диде ул.