Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Сириус» федераль территориясе Советы рәисе, «Талант һәм уңыш» мәгариф фонды җитәкчесе Елена Шмелева белән очрашты. Очрашу Казан Кремлендә узды.
Әңгәмә барышында талантлы яшьләрне ачыклау һәм аларга ярдәм итү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.
Казанга визиты кысаларында Елена Шмелева «Казаныш-төрлелек бердәмлеге» халыкара архитектура-төзелеш форумында катнашачак.