Бүген Казан Кремлендә фән һәм техника өлкәсендә Татарстан Республикасы Дәүләт премияләрен тапшыру тантанасы узды.
Бүләкләрне Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов тапшырды.
Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, чара Россия Фәне көне алдыннан уздырыла һәм күп еллар дәвамында күркәм традициягә әверелде.
"Бүген без Фәнни-технологик үсеш елында югары бүләкләргә лаек булган галимнәрне котлыйбыз. Әлбәттә, бу үз гомерен фәнни-тикшеренү эшчәнлегенә багышлаган һәркем өчен аерым хөрмәт һәм зур җаваплылык», - диде ул.
«Бүгенге лауреатларның хезмәтләре Россия Президенты Владимир Владимирович Путин билгеләгән илнең фәнни-технологик үсешенең өстенлекле юнәлешләренә тулысынча туры килә, - дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов. - Татарстан илнең фәнни-техник өлкәдәге стратегик инициативаларын гамәлгә ашыруда һәрвакыт алдынгы урыннарда торды. Шунысы куанычлы, бүген дә республиканың академик бергәлеге илебез галимнәре алдында торган бурычларны хәл итү белән шөгыльләнә».
Татарстанда Фәнни-технологик үсешнең төгәлләнгән елы югары белем бирү һәм фән системасы өчен уңай булды. Республика федерация субъектларының фәнни-технологик үсешенең илкүләм рейтингы лидерлары өчлегендә үз урынын саклап калды.
"Безнең югары уку йортлары һәм тикшеренү учреждениеләре, элеккечә үк, «Фән һәм университетлар» илкүләм проектының һәм «Приоритет - 2030», «Алдынгы инженер мәктәпләре» һәм «Университет технологик эшкуарлыгы платформасы» федераль проектларының иң мөһим чараларында әһәмиятле роль уйнадылар. Татарстанда заманча тикшеренү инфраструктурасы һәм инновацион мәгариф мохите үсешен дәвам итте", - дип искәртте сәламләү сүзендә Рөстәм Миңнеханов.
Ул шулай ук билгеләп үткәнчә, аларны формалаштыруга шәхси бизнес һаман да саллырак өлеш кертә. Моның ачык мисалы - нефть чыгару компаниясе тарафыннан Әлмәттә «Югары нефть мәктәбе» дөнья дәрәҗәсендәге яңа университет кампусы төзелү һәм Казанда «Сибур Холдинг» тарафыннан Баш корпоратив фәнни-техник үзәк төзелү.
Узган ел ил җәмәгатьчелеге республиканың фәнни-мәгариф комплексы флагманы - Казан федераль университетының 220 еллыгын киң билгеләп үтте.
«Бездә фәнни-мәгариф учреждениеләренең урта звеносы җитәкчеләре өчен яңа белем бирү программасы – "Республика лаборатория мөдирләре мәктәбе" старт алды. Без аны тәмамлаучылар белән кызыклы һәм нәтиҗәле очрашу уздырдык», - дип сөйләде Рөстәм Миңнеханов.
Ул шулай ук ассызыклаганча, билгеле бер уңышларга карамастан, фәнни-технологик көн тәртибе элеккечә аерым игътибар һәм максималь фидакарьлек таләп итә, һәм 2024 ел илебезнең фәнни-мәгариф комплексы эшчәнлегенең концептуаль нигезләрен яңадан торгызу белән истә калды.
«Безгә бергәләп Россиянең фәнни-технологик үсешенең яңартылган стратегиясен үтәүне, фәнни-техник өлкәдә илнең амбициоз илкүләм максатларына ирешүне, шулай ук күптән түгел кабул ителгән технологик лидерлык проектларын гамәлгә ашыруны тәэмин итәргә кирәк. Ышанам ки, Дәүләт премиясе лауреатлары һәм аларның хезмәттәшләре безнең алда торган бурычларны хәл итүдә алда барырлар һәм республиканың фәнни даирәләре өчен үрнәк булырлар", - диде Рөстәм Миңнеханов.
Татарстан Рәисе тантанада катнашучыларны якынлашып килүче бәйрәм – Россия Фәне көне белән котлады. Югары бүләкләр ияләренә ул бетмәс-төкәнмәс энергия һәм киләчәктә уңышлар, нык сәламәтлек, бәхет һәм иминлек теләде.
Аннары фән һәм техника өлкәсендә Татарстан Республикасы Дәүләт премияләре лауреатларына дипломнар һәм тамгалар тапшыру тантанасы булды.
Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы гимннары яңгырады.