Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Рәисе Администрациясенең 2024 елдагы эшчәнлегенә йомгак ясалды. Бу темага багышланган киңәшмәне ТР Рәисе Администрациясе Җитәкчесе Әсгать Сәфәров үткәрде.
Әсгать Сәфәров ассызыклаганча: махсус хәрби операция, эчке сәяси көн тәртибе ТР Рәисе Администрациясе хезмәткәрләре эшенә аерым җаваплылык йөкли. Бүген республика хакимияте алдында торган бурычлар арасында ул иҗтимагый-сәяси тотрыклылыкны ныгытуны, милләтара һәм конфессияара тынычлык һәм татулыкны тәэмин итүне, башка актуаль юнәлешләрне атады.
МХО зонасына гуманитар ярдәм җыю һәм китерү, хәрбиләргә һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү, яңа территорияләр, шул исәптән Татарстан шефлыгындагы Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләре халкына ярдәм күрсәтү мәсьәләләренә аерым урын бирелде.
Татарстан муниципаль берәмлекләре башлыклары сугышчан хәрәкәтләр зонасына 219 тапкыр – гуманитар миссияләр белән командировкаларга чыктылар. Әсгать Сәфәров катнашучыларның барысына да бүген кирәкле һәм мөһим хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде.
Татарстанда 687 МХОдә катнашучы бүләкләр алды, шул исәптән 566 кеше – «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены медальләре. Республикада ТР МХО ветераннары ассоциациясе төзелде һәм актив эшли. Татарстан «Татарстан Геройлары» проектын эшләтеп җибәрүгә әзерли («Геройлар чоры»федераль проектына охшаш). Әсгать Сәфәров шулай ук төбәктә 2024 елда узган иң мөһим чаралар турында искә төшерде. Бу шул исәптән Россия Федерациясе Президентын, ТР Дәүләт Советына депутатлар сайлаулар.
Моннан тыш, 2024 ел Татарстан тарихына үзенең халыкара көн тәртибе белән кереп калачак – республика Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин һәм башка дәүләтләр лидерлары булган «Киләчәк Уеннары» турнирын, «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисадый форумын, төрле илләр лидерлары катнашында «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме утырышын, БРИКС илләре Уеннарын һәм, ниһаять, БРИКС илләренең 16 нчы саммитын уздырды.Казанда 2024 елның октябрендә узды (саммитта дөньяның 24 иленең лидерлары булды, гомумән саммитта 36 ил катнашты).
Республикада узган ел Гаилә елы дип игълан ителгән иде - моңа бәйле 1 меңнән артык чара үткәрелде. ТР Рәисе Администрациясенең яшьләр активы вәкиле Резеда Гыйльмиева шулай ук МХО зонасына җибәрү өчен гуманитар ярдәм җыюга юнәлдерелгән эш, хәрбиләрнең гаиләләренә ярдәм итү чаралары турында сөйләде.
ТР Рәисе Администрациясе Җитәкчесе Әсгать Сәфәров билгеләп үткәнчә, 2025 елда ил 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын билгеләп үтәчәк. Россия Федерациясендә бу ел Ватанны саклаучылар елы дип игълан ителде. Ул искәрткәнчә, Россия Президенты Владимир Путин Бөек Ватан сугышы ветераннарына үз шәһәрләренең һәм торак пунктларының Мактаулы гражданы исемен бирү турындагы Указга кул куйган.
Мондый эш Татарстанның муниципаль берәмлекләрендә дә алып барыла, диде Әсгать Сәфәров һәм бүгенге көндә төбәктә 8300 гә якын ветеран яшәвен искәртте. Алар барысы да «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 80 ел" юбилей медальләре алачак.