Бүген Казан Кремлендә Бөек Ватан сугышы ветераннарына «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 80 ел" юбилей медальләре тапшырылды.
Бүләкләрне Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов тапшырды.
Тантанадагы чыгышында Рөстәм Миңнеханов искә төшергәнчә, Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан ил Президенты Владимир Владимирович Путин тарафыннан юбилей медале булдырылган. Медаль Бөек Ватан сугышы фронтларында сугышкан, армияне барлык кирәк-яраклар белән тәэмин итеп, тылда эшләгән, фашист концлагерьлары шартларында, блокада һәм ачлыкта исән калган, әмма җиңүгә ышанычын югалтмаган кешеләрнең истәлеген гәүдәләндерә.
"Кадерле ветераннар! Сезне бүген Казан Кремлендә сәламләү минем өчен зур мәртәбә, - диде Татарстан Рәисе. - 2025 ел - безнең барыбыз өчен дә үзенчәлекле ел. Без Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын, илдә һәм республикада Ватанны саклаучылар елын билгеләп үтәбез. Сезгә юбилей медален тапшырып, тирән рәхмәтебезне белдерәсебез килә. Сезнең батырлыгыгыз һәм туган җирегезгә чиксез мәхәббәтегез - безнең барыбыз өчен дә, беренче чиратта, яшь буын өчен Ватанга фидакарь хезмәт итүнең илһамландыргыч үрнәге».
"Безнең бурыч яшьләрне патриотизмның югары үрнәкләрендә тәрбияләү, тарихи хәтерне саклау өчен бөтен көчне кую. Илнең уңышлы үсеше шуңа бәйле, - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов. - Игълан ителгән Ватанны саклаучылар елында без Җиңү мирасының мөһимлеген аеруча нык аңлыйбыз. Бүген сезнең улларыгыз, оныкларыгыз, оныкларыгыз балалары батырларның данлы сугышчан традицияләрен дәвам итәләр, махсус хәрби операция шартларында Ватаныбыз мәнфәгатьләрен яклыйлар. Без аларның һәрберсе белән горурланабыз!»
Аннары бүләкләү тантанасы узды. Бүләкләр унтугыз ветеранга - Бөек Ватан сугышында катнашучыларга, тыл хезмәтчәннәренә, блокададагы Ленинградта яшәүчеләргә тапшырылды.
Җавап сүзе белән тыл хезмәтчәне Әхәт Гайнулла улы Юлашев чыгыш ясады.
«Бүген безнең өчен үзенчәлекле көн - һәркем ул елларда кичергәннәрне искә төшерә", - диде ул.
Рөстәм Миңнеханов тантана ахырында: "Кадерле ветераннарыбыз! Сезгә нык сәламәтлек, озын гомер, иминлек телим. Сезнең йөрәкләрегез һәрвакыт якын кешеләрегезнең җылысы һәм мәхәббәте белән тулсын».