Рөстәм Миңнеханов РФ Президентының Эчке сәясәт идарәсе башлыгы урынбасары Евгений Грачев белән очрашты

30.01.2025

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Президентының Эчке сәясәт идарәсе башлыгы урынбасары Евгений Грачев белән очрашты.

Очрашу Казан Кремлендә Рөстәм Миңнехановның эш кабинетында узды.

Эчке сәясәтнең кайбер актуаль юнәлешләре буенча багланышлар мәсьәләләре каралды.

Очрашуда ТР Рәисе Администрациясе Җитәкчесе Әсгать Сәфәров катнашты.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.