Бүген, Россия студентлары көнендә, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казан илкүләм тикшеренү технология университетының яңартылган киңлекләрендә булды һәм студентлар белән аралашты. Аны Казан мэры Илсур Метшин, ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин, ТР яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков һәм башкалар озата йөрде.
Университетка килгәч, Рөстәм Миңнеханов КНИТУда белем алучы Татьяна исемле кызга чәчәк бәйләме тапшырды.
Себер тракты,12 адресы буенча урнашкан биналар корпусында Татарстан Рәисенә мәдәни-ял итү үзәгенең һәм спорт комплексының ремонтланган биналарын күрсәттеләр. 460 кеше сыйдырышлы яңартылган актлар залы университетның студентлар иҗаты һәм иҗтимагый тормышы үзәгенә әвереләчәк, ул фестивальләр, концертлар, шәһәр һәм республика чаралары, семинарлар һәм конференцияләр үткәрү өчен кулланылачак. Шулай ук көненә 1500 кеше йөри торган спорт комплексы да ремонтланган.
Ул университетның физик культура буенча белем бирү программасын гамәлгә ашыруда гына түгел, ә шәһәр клублары һәм секцияләре белән берлектә проектлар үткәрүдә, шулай ук өлкән буын кешеләре өчен дәресләр үткәрүдә дә спорт үзәге булачак. Аннары ректор Юрий Казаков КНИТУны үстерү проектларын тәкъдир итте.
Аларның берсе - «Юл чаты» югару уку йортлары ара фәнни-белем бирү үзәген төзү, ул азык-төлек һәм биотехнологияләр өлкәсендә фундаменталь һәм гамәли тикшеренүләр үткәрү, җәмәгать туклануын оештыру, шулай ук тиешле белгечлекләр һәм юнәлешләр (урта һәм югары белем, яңадан әзерләү һәм квалификация күтәрү) буенча кадрлар әзерләү өчен нигез булырга тиеш. Үзәкне Толстой урамындагы студентлар туклануы комбинаты бинасында урнаштырырга тәкъдим ителә. Биредә 2500 студент укыячак һәм тикшеренү эшләре башкарачак. 18 күп функцияле аудитория һәм 30 фәнни-тикшеренү лабораториясе, 4 студент җәмәгать киңлеге җәелдереләчәк.
Киләсе проект - хәрби әзерлек һәм патриотик тәрбия үзәген булдыру. Ул КНИТУның хәрби уку үзәге эшен генә түгел (хәрби кафедра 1931 елдан бирле эшли), шулай ук мәктәп укучыларын һәм студентларны гражданлык-патриотик тәрбияләүне, МХОдә катнашучылар белән эшләүне, аларны адаптацияләүне һәм алга таба эшкә урнаштыруны да күздә тота.
Студентлар белән очрашуны ачып, Рөстәм Миңнеханов яшьләрне студентларның традицион бәйрәме - Татьяна көне белән котлады.
"Сезнең югары уку йортында бик күп уңай үзгәрешләр булды. Безнең технология университеты күп кенә федераль проектларда актив катнаша. Сез иң кирәкле югары уку йортында укыйсыз. Татарстан - сәнәгать төбәге. Шуңа күрә сезнең һөнәрләр - бүген дә, иртәгә дә иң кирәкләре. Университетның алга таба үсеш планнары бар. Без һичшиксез сезнең проектларны алга этәрәчәкбез", - диде Татарстан Рәисе.
Аннары КНИТУ студентлары үз проектларын тәкъдим иттеләр. Алар арасында, составына икенчел полимер өстәмәләр кертеп, юллар һәм гражданнар төзелеше өчен битум материаллары продукциясе линейкасын эшләү; нефть түгелүләрдән экологик зыянны киметү өчен диспергентлар кертү; модификацияләнгән целлюлоза чималының лаборатор технологияләрен эшләү; цифрлы игезәкләрне кертү һәм машина өйрәтү элы белән нефть куу процессларын оптимальләштерү; ябык тамыр системалы үсемлекләр үстерү өчен биотаркала торган савытлар булдыру, шулай ук башка проектлар.
Моннан тыш, ихтыярыйлар Лисичансктагы гуманитар эшчәнлекләре һәм югары уку йортының экологик проектлары турында сөйләделәр.
Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, тәкъдим ителгән барлык проектлар мөһим юнәлешләрне колачлый һәм тармак белгечләре тарафыннан җентекләп өйрәнеләчәк.