Татарстан Рәисе: Ленинградны фашистлар блокадасыннан тулысынча азат итү көне - барлык россиялеләр өчен мөһим вакыйга

25.01.2025

Ленинградны фашистлар блокадасыннан тулысынча азат итү көне -барлык россиялеләр өчен мөһим вакыйга. Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә белдерде.

"Киләсе дүшәмбедә илдә Россиянең Хәрби дан көне - Ленинградны фашистлар блокадасыннан тулысынча азат итүнең 81 еллыгы билгеләп үтеләчәк. Блокада 872 көн дәвам итә һәм Бөек Ватан сугышының иң каһарман сәхифәләренең берсенә әверелде. Республикада төрле чаралар узачак, шул исәптән мемориалларга һәм һәйкәлләргә чәчәкләр салу, шулай ук һәлак булганнар истәлегенә бер минут тынлык», - дип ассызыклады республика Рәисе.

Ул билгеләп үткәнчә, Бөек Ватан сугышы елларында меңләгән ленинградлы эвакуацияләнгән, шул исәптән Татарстанга. Хәзерге вакытта республикада «Блокададагы Ленинградта яшәүчегә» тамгасы белән бүләкләнгән 70тән артык ветеран яши, шуларның 48е башкалада яши. "Безнең бурыч - аларны кайгырту һәм аларга тиешле игътибар бирү. Барлык ветераннарга да нык сәламәтлек, җан тынычлыгы, иминлек һәм бәхет телим», - диде Рөстәм Миңнеханов.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.