Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсе кысаларында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республика халкын Россия студентлары көне белән котлады.
"Бәйрәм нәкъ 20 ел элек ил Президенты Указы белән гамәлгә куелган. Безнең һәрберебез студент булды һәм бу үзенчәлекле вакытны җылылык белән искә ала», - диде ТР Рәисе.
Ул билгеләп үткәнчә, республиканың барлык югары уку йортларында да бу көнгә багышланган массакүләм чаралар узачак. Йомгаклау вакыйгасы «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында «Ел студенты» республика премиясен тапшыру булачак. Рөстәм Миңнеханов планлаштырылган чараларны республика активы вәкилләре катнашында тиешле дәрәҗәдә оештырырга өндәде.
"Халыкта бу бәйрәмне Татьяна көне дип тә атыйлар. Шундый матур исем йөртүчеләрнең барысын да котлыйбыз!"- дип өстәде республика Рәисе.