Республиканың агросәнәгать комплексында цифрлы технологияләр кертү турында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә сөйләде.
Киңәшмәне Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Эштә республика Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.
2024 ел йомгаклары буенча Татарстан агросәнәгать комплексын цифрлы трансформацияләү рейтингында һәм агросәнәгать комплексында инновацияләр буенча төбәкләр рейтингында лидер булды.
Узган елда республика Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының дәүләт мәгълүмат системасы модернизацияләнгән. Системаның яңартылган функционалы белешмәләр җыюның нәтиҗәлелеген өч тапкырга арттырырга, авыл хуҗалыгы җирләреннән файдалануны тагын да катгыйрак контрольдә тотарга һәм файдаланылмый торган кишәрлекләрне ясалма интеллект алгоритмнары ярдәмендә билгеләүнең төгәллеген арттырырга мөмкинлек бирәчәк.
Кулланучыларга уңайлы булсын өчен, «бер тәрәзә» - чат аша техник ярдәм кертелгән, анда тиз арада консультация алырга һәм система эше буенча теләсә нинди сорауларны хәл итәргә мөмкин.
Моннан тыш, 2024 елда авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләре һәм белгечләре өчен цифрлаштыру буенча квалификация күтәрү курслары оештырылган. Укуларда 97 хуҗалык вәкилләре катнашкан. Алар цифрлы технологияләр өлкәсендә үзләренең күнекмәләрен яхшыртканнар һәм үз предприятиеләрендә эш нәтиҗәлелеген арттыру өчен цифрлы хәл ителешләрне актив кертә башлаганнар.
Соңгы ике елда цифрлы хәл ителешләрне актив кертү күзәтелә, бу исә төп юнәлешләрдә цифрлаштыру дәрәҗәсенең шактый артуына китерде. Әйтик, «Терлекләрне ашатуга идарә итү системасын» гамәлгә кертү - 11%ка, ә «Игенчелектә исәпкә алу системасын» куллану 18%ка арткан.
Узган ел кайбер хуҗалыкларда сынау проектлары гамәлгә ашырылган. Аларның берсендә ясалма акыл нигезендә сыер савуны контрольдә тоту системасы кертелгән. Ул процессны реаль вакытта күзәтергә һәм сыер саву регламентын үтәмәү кебек хокук бозуларны ачыкларга мөмкинлек бирә. Тайпылышлар ачыкланганда, система операторга һәм хуҗалык җитәкчелегенә автомат рәвештә хәбәр итә. Бу проблемаларга тиз арада җавап бирергә һәм аларны оператив рәвештә бетерергә ярдәм итә.
Башка хуҗалыкта терлекләрнең торышын анализлау системасы кертелгән. Визуаль идентификация системасы терлекләрнең иртә стадияләрендә аксаклыгын һәм симезлек дәрәҗәсен автомат рәвештә ачыкларга мөмкинлек бирә, көтүне даими мониторинглауны тәэмин итә.
Ясалма акыл хайваннарның торышындагы кешегә сизелерлек булмаган үзгәрешләрне дә теркәп бара ала. Бу хайваннарны дәвалауга чыгымнарны шактый киметергә һәм яраксызга чыгару дәрәҗәсен киметергә ярдәм итә. 2025 елда 2024 елда башланган проектларны, берничә эре инициативаны да кертеп, дәвам итү һәм үстерү планлаштырыла.
Төп бурычларның берсе һава шартлары турындагы мәгълүматларны оператив җыю өчен 102 станцияне үз эченә алган илдә иң эре метеостанцияләр челтәре булдыру булачак.
Бу фаразлауның төгәллеген арттырыр һәм аграр секторда куркынычларны киметергә мөмкинлек бирер дип көтелә. Шулай ук министрлыкның АСК ГИСта «Хайванның цифрлы паспорты» модулен файдалануга кертү планлаштырыла. Система һәр хайван буенча 100дән артык күрсәткеч җыячак.
Бу мәгълүматлар селекционерларга терлекләрнең генетик потенциалын яхшырту һәм продуктивлыгын арттыру өчен нигезләнгән карарлар кабул итәргә булыша.