2025 елга файдалануга торак тапшыру буенча минималь план - 3 млн 260 мең квадрат метр. Шулардан: 1 млн 416 мең кв.м. шәхси торак төзелеше линиясе буенча, 1 млн 683 мең кв. м. күп фатирлы инвестицион торак сегментында һәм 162 мең кв. м. социаль ипотека программасы буенча файдалануга тапшырылачак. Бу - 3274 фатирлы 35 йорт. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.
Киңәшмәне Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Эштә республика Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.
Аерым категориядәге гражданнарны торак белән тәэмин итү буенча 4 программаны гамәлгә ашыру планлаштырыла. Быел 5 һәм аннан да күбрәк баласы булган 24 күп балалы гаилә, 66 яшь гаилә һәм мәҗбүри күченүчеләр, Ерак Төньяктан күченүчеләр һәм чернобыльчеләр арасыннан 3 гаилә торак алачак. Хәзерге вакытта ятим балаларны торак белән тәэмин итү программаның бүлеп бирелгән акчалары кысаларында торак урыннарының санын билгеләү буенча эш алып барыла. Алдан 450 фатир сайлап алынган.
Агымдагы елда торак төзелешенә ярдәм итүгә юнәлдерелгән чаралар 2 программа кысаларында узачак. «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасы буенча Лаеш, Чирмешән һәм Югары Ослан районнарында компактлы торак төзелеше өчен 3 мәйданчык төзекләндереләчәк, финанслау лимиты 250 млн сум тәшкил итәчәк. Дәүләт контрактларын йомгаклау март аенда планлаштырылган. Республиканың күп балалы гаиләләренә бирелгән җир кишәрлекләрен кирәкле инфраструктура белән тәэмин итүгә юнәлдерелгән яңа республика программасы буенча хәзерге вакытта объектлар исемлеге билгеләнә. Программаны финанслау күләме - 1 млрд сум. Акча юлларны һәм инженерлык коммуникацияләрен төзекләндерүгә тотылачак.
«Мәгариф» тармагы буенча 2025 елда 11 объект төзү каралган. Бу - Чаллыда, Казанда, Әгерҗедә, Минзәләдә, Буада 5 яңа мәктәп һәм «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты һәм «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасы кысаларында Кукмарада узган елдан калган башлангыч сыйныфлар бинасы. Быел килешүләр буенча лимит 1 млрд 392 млн сум тәшкил итә. Шулай ук 4 яңа балалар бакчасы төзү һәм былтырдан калган Апас штп балалар бакчасын төзүне дәвам итү планлаштырыла.«Гаилә» илкүләм проектына, «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасына һәм программадан тыш чараларга кертелгән. Агымдагы елга килешүләр буенча лимит 741,5 млн сум тәшкил итә. Барлык мәгариф учреждениеләре буенча контрактация март аена билгеләнгән.
"Сәламәтлек саклау" тармагы буенча быелга финанслауның гомуми лимиты 2 федераль һәм 2 республика программасы буенча 2 млрд 901 млн сум булган 53 объект төзү планлаштырылган. Шулардан 51 объект медицинаның башлангыч звеносына карый. Бу Казан һәм Әлмәт шәһәрләрендә гомуми практика табибларының 2 үзәге һәм Казанда «Дәвамлы һәм актив тормыш» илкүләм проектына кергән ике поликлиника. Беренчесе буенча - контракт төзелгән, поликлиникалар буенча - мартка планлаштырылган. Шулай ук 47 фельдшер-акушерлык пункты төзү планлаштырыла. Шулардан 13 объект республика программасына керә (алар буенча контрактация февраль ахырына кадәр узарга тиеш) һәм 34 объект - илкүләм проектка.
Алар буенча дәүләт контрактлары төзелгән. Икенчел медицина звеносының былтырдан калган тагын 2 объекты - Саба районындагы «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасы буенча гамәлгә ашырыла торган кан тамырлары үзәге һәм Казандагы 18 нче шәһәр хастаханәсенең кабул итү-диагностика бүлеге март ахырына кадәр контрактка кертеләчәк
Бүгенге көнгә фельдшер-акушерлык пунктлары буенча төзелеш-монтаж эшләре 4% ка җиткән. Эшләр 18 объектта башланды.
Яшьләр сәясәте өлкәсендә 11 объект төзелешен финанслау күләме - 892 млн сум. Программа чаралары ике республика һәм бер дәүләт программасы кысаларында алып барыла. Быелгы объектлар арасында 8 балаларны савыктыру лагере һәм 3 яшьләр үзәге бар, шуларның берсе 2024 елдан килә. Барлык объектлар буенча контрактлар март аенда узачак.
Спорт линиясе буенча бер республика һәм бер дәүләт программасы кысаларында агымдагы елга финанслау күләме 2 млрд 404 млн сум булган 23 объект төзелергә тиеш. Бу 4 ябык футбол манежы һәм 18 универсаль спорт мәйданчыгы. Алар буенча контрактлар киләсе айда планлаштырылган. Һәм былтырдан калган объект - Футболны үстерү үзәге төзелеше. Аның бөтен бәясенә контрактациясе узган ел узды. Бүгенгә үтәлеш 24% тәшкил итә.
«Мәдәният» тармагы буенча «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасы буенча лимиты 275 млн сум булган 3 муниципаль берәмлектә 4 объект төзү планлаштырылган. Алар буенча дәүләт контрактлары март аенда планлаштырылган.
«Гаилә» илкүләм проекты кысаларында 2025 елга Зеленодольск районында картлар һәм инвалидлар өчен интернат йорт төзү дәвам итә. Дәүләт контракты төзелгән. Объект буенча гомуми үтәлеш 37% тәшкил итә.
Социаль инфраструктура төзелеше буенча башка республика программалары кысаларында быел 25 объект төзү планлаштырылган. Болар - 16 башкарма комитет, халыкка комплекслы хезмәт күрсәтү буенча 7 пункт һәм янгын сүндерү депосының ике бинасын төзү. Барлык объектларны финанслау күләме 525,5 млн сум тәшкил итә. Алар буенча дәүләт контрактлары февральдә узачак.
«Экология» тармагы буенча «Экологик иминлек» илкүләм проектына керүче былтырдан калган объект - Казанның ләм кырларын рекультивацияләүне гамәлгә ашыру дәвам итә. Агымдагы ел лимиты контрактациясе март аенда узачак.
«Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проекты, шулай ук уңайлы шәһәр мохитен булдыруның иң яхшы проектларының Бөтенроссия конкурсы һәм республика программасы кысаларында җәмәгать киңлекләрен төзекләндерү буенча гадәттәгечә зур күләмдә эш башкарасы бар. 2025 елда 61 җәмәгать территориясе яңа кыяфәт алырга тиеш. Бу максатларга гомумән алганда 1 млрд 913 млн сум бүлеп бирелә. Барлык программалар буенча дәүләт контрактлары март-апрельгә планлаштырылган.
Инженерлык челтәрләрен модернизацияләү программаларын гамәлгә ашыру турында мәгълүмат. биш республика программасы объектлары буенча дәүләт контрактларын март-апрель айларында төзү планлаштырыла. Федераль өлеш буенча 2 программаны гамәлгә ашыру планлаштырыла - «Авыл территорияләренең хәзерге йөзе» федераль проекты буенча 329 млн сумлык 4 инженерлык инфраструктурасы объекты гамәлгә ашырылачак. Алар буенча дәүләт контрактлары быелның март-апрель айларында да планлаштырылган.
Коммуналь инфраструктураны модернизацияләү программасы кысаларында 45 муниципаль берәмлектә инженерлык инфраструктурасы объектларын реконструкцияләү һәм модернизацияләү күздә тотыла. Гамәлгә ашыруның гомуми суммасы 10,9 млрд сум тәшкил итәчәк, шуларның 1,6 млрд сумы - РФ бюджеты, 1,5 млрд сумы - республика бюджетын уртак финанслау акчалары, 7,7 млрд сумы - республика программасына бүлеп бирелгән акчалар. Исемлеккә 135 коммуналь хуҗалык объекты керә, шуларның 71е - 37 районда су белән тәэмин итү объекты, 31е - 13 районда су агызу объекты һәм 33е - 6 муниципалитетта җылылык белән тәэмин итү объекты. Барлыгы 555 километр инженерлык челтәрен реконструкцияләү һәм капиталь ремонтлау планлаштырыла.
Бүгенге көндә объектлар буенча федераль финанслау кысаларында заявка җибәрү өчен кирәкле документлар пакеты әзерләнә. Республика программасы буенча объектлар исемлеген раслау өчен норматив хокукый актка тиешле үзгәрешләр кертелә. Алар буенча дәүләт контрактлары быелның март-апрель айларында да планлаштырылган.
Төзелеш тармагы иң имгәнү куркынычы булган тармакларның берсе булып кала бирә, шуңа күрә җитештерүдә имгәнүләрне кисәтү һәм имин хезмәт культурасын формалаштыру - өстенлекле бурыч. Контроль-күзәтчелек органнары эшкә керешкән. Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе тарафыннан 3 тикшерү уздырылган. Дәүләт программаларына керә торган объектлар Баш инвестиция-төзелеш идарәсе белгечләре тарафыннан тикшерелә. Ел башланганнан бирле алар тарафыннан 20 контроль-күзәтчелек чарасы уздырылган. Хезмәт шартларын яхшырту һәм җитештерүдәге имгәнүләрне профилактикалау буенча эшне активлаштыру максатларында республикада 2004 елдан башлап ел саен «Төзелеш тармагында хезмәтне саклау буенча иң яхшы оешма» республика конкурсы үткәрелә. Җиңүчеләр 8 номинация буенча билгеләнә.