Бүген кич Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Россия автомобиль юллары» дәүләт компаниясе идарәсе рәисе Вячеслав Петушенко белән очрашты.
Очрашу Казанда Б.Рәмиев ис. ИТ-парк мәйданчыгында узды.
Төбәк әһәмиятендәге автомобиль юллары челтәрен, шулай ук Татарстан территориясе аша уза торган федераль һәм халыкара трассаларны алга таба үстерү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.
Моннан тыш, Татарстанның юллар өлкәсендә инвестицион проектларны гамәлгә ашыру темалары да күтәрелде.