Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казанда Б.Рәмиев ис.ИТ-паркта ИТ-хәл ителешләрнең махсуслаштырылган күргәзмәсен карады.
Күргәзмә Татарстан Республикасы Дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгының ИТ-парк мәйданчыгында уза торган вәкиллекле утырышы кысаларында җәелдерелгән.
Күргәзмәдә ICL, «Инностейдж», «Барс Груп» ИТ-компанияләре, шулай ук Иннополис Университеты, ТР Мәгълүмат технологияләре үзәге, Цифрлы трансформация үзәге, Казан мэриясе һәм башкалар катнашты. Аерым алганда, Татарстан Республикасы Мәгълүмат технологияләре үзәге «Дәүләт хезмәткәренең виртуаль эш урыны» проектын тәкъдим итте.
ICL белгечләре импортны алмаштыру кысаларында башкарыла торган эшләр турында сөйләделәр «Барс Груп" Россия төбәкләрендәге дәүләт процессларын цифрлаштыру өчен финтех-хәл ителешләр тәкъдим итте.
«Автомакон» ДК складларны һәм склад терминалларын комплекслы автоматлаштыру һәм роботлаштыру программасын тәкъдим итте. Компания ИТ базарында 15 ел эшли, «склад роботлаштыру" юнәлеше 2023 елның июнендә булдырылган.
Экспонентлар арасында: шулай ук Яшьләр технологик эшкуарлыгы үзәге, Оборона акселераторы, GameDev кластеры, «КФУ ИИ Ретрофит институты (НТР)» чыгыш ясады.
«Татарстанның видеоуен индустриясе» проекты вәкилләре уеннар эшләүчеләрне үстерүнең махсус кластеры - GameDev кластеры һәм «Шүрәле» видеоуены турында сөйләделәр. Кластер ТР Цифрлы үсеш министрлыгы һәм «ИТ-парк» югары технологияләр өлкәсендәге технопарк ярдәмендә ачылды.
Күргәзмәне карау һәм катнашучылар белән танышу барышында ТР дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин аңлатмалар бирде.
ИТ-экспозицияне карап чыгу белән Рөстәм Миңнеханов видеоконференцэлемтә аша 2024 елда модернизацияләнгән 26 почта элемтәсе бүлекчәсен ачуда катнашты. Шулай ук цифрлы тигезсезлекне бетерү буенча федераль проектны гамәлгә ашыру кысаларында торак пунктларда кәрәзле элемтәнең 17 база станциясе ачылды.
Белешмә өчен:
Цифрлы тигезсезлекне бетерү буенча федераль проектны гамәлгә ашыру кысаларында халык саны 100дән 500гә кадәр булган торак пунктлар территориясендә кәрәзле элемтә база станцияләре төзелә, анда кәрәзле элемтә хезмәтләре күрсәтелмәгән йә түбән сыйфатта күрсәтелгән булган. Татарстан Республикасының 26 авыл торак пунктында почта бүлекчәләрен модернизацияләү Россия Президенты Владимир Путин кушуы буенча һәм «Бердәм Россия» партиясе ярдәме белән (2022 елдан) башкарыла.