Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Борис Павлов: “Татарстан Республикасы 2009 елдагы Бөтендөнья сыйфат көнен лаеклы итеп үткәрүгә бөтен көчен куячак”
14.11.2008
Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Борис Павлов “Иң яхшы тәҗрибә - иң яхшы тормыш өчен” Бөтенроссия форумында катнашты.
Чара Бөтендөнья сыйфат көне һәм Европа атналыгына багышланган һәм Липецкта уза.
Беренче вице-премьер Татарстан Республикасы Хөкүмәте исеменнән форумда катнашучыларны Бөтендөнья сыйфат көне белән котлады, Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов исеменнән сәламләү сүзен юллады.
Үзенең чыгышында Борис Павлов түбәндәгеләрне билгеләп үтте: соңгы елларда Татарстан Республикасы дәүләт сәясәтенең стратегик линиясе булып югары дәрәҗәдәге өстәмә кыйммәткә ия булган, фәнни яңалыкларны эшкә җигеп эшләүне таләп итә торган югары технологияле продукция чыгаруга юнәлеш тоткан проектларга дәүләт ярдәме күрсәтү белән икътисадны инновацион үсеш юлына күчерү тора. Инновацион эшчәнлекне үстерүнең гамәлгә ашырыла торган республика программасы моңа ярдәм итә. “Производствога алдынгы фәнни казанышларны җәлеп итү, дәүләт, фән һәм бизнесның үзара бәйләнешенә нигезләнгән яңа идарә итү методларын кертү – конкурентлыкка сәләтле продукция җитештерүне үстерүгә юнәлтелгән бу эшне тәшкил итә торган иң мөһим нәрсәләр”, - дип билгеләп үтте Борис Павлов.
Татарстан Республикасы кабул ителгән “Татарстан Республикасы продукциясенең һәм хезмәт күрсәтүнең сыйфатын арттыру” республика максатчан программасы кысаларында Россия Федерациясенең аерым предприятиеләр һәм икътисад өлкәләренең конкурентлыкка сәләтлелеген программалы-максатчан арттыруны тәэмин итә торган иң беренче төбәкләреннән берсе булды.
“Сыйфат” исемле беренче республика программасы уңышлы төгәлләнде. Хәзерге вакытта “Сыйфат” программасының икенче басмасы Концепциясе проекты республика министрлыклары һәм ведомстволарында хәл ителү стадиясендә тора.
“Программаны тормышка ашыру “Яңа мәгълүмати технологияләр, халыкара сыйфат һәм сертификацияләү стандартларын кертү нигезендә сәнәгый продукциянең сыйфатын һәм конкурентлыкка сәләтлелеген арттыру” төбәкара пилот проекты кысаларында предприятиеләрдә идарә итүнең заманча технологияләрен кертүгә комплекслы якын килергә мөмкинлек бирде”, - диде Борис Павлов. Аның сүзләренә караганда, проектта республиканың 60 тан артык предприятиесе, шул исәптән “КАМАЗ”, “КВЗ”, Горький исемендәге завод”, “Синтетик каучук заводы” һәм башкалар катнашкан. Бүгенге көндә Татарстан ИСО 9000 халыкара стандартлары буенча сыйфат менеджменты сертификациясенә ия булган предприятиеләр исәбе буенча Россиядә дүртенче урын алып тора, һәм бу - төбәкнең инвестицион җәлеп итүчәнлеген билгели торган факторларның берсе.
Форум кысаларында Борис Павловка, 2009 елда Татарстан Республикасы Казанда Сыйфат көнен үткәрү эстафетасының символы итеп, “Бөтенроссия сыйфат көне – Бөтенроссия сыйфат атналыгы – “Иң яхшы тәҗрибә - иң яхшы тормыш өчен” байрагы тапшырылды. Борис Павлов форумга җыелучыларга Татарстан Республикасының 2009 елдагы Бөтендөнья сыйфат көнен лаеклы итеп үткәрүгә бөтен көчен куячагын әйтте.
Шуны да искәртик: “Иң яхшы тәҗрибә - иң яхшы тормыш өчен” Бөтенроссия форумында Россия төбәкләре делегацияләре, галим һәм белгечләр, предприятие һәм оешма җитәкчеләре, чит илдән килгән кунаклар катнаша.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте