“Махсус икътисади зоналар” ААҖ нең генераль директоры Сергей Лёвкин: “2009 ел “Алабуга” махсус икътисади зонасы өчен уңышлы булачак”

14.11.2008

Киләсе 2009 ел “Алабуга” махсус икътисади зонасы өчен алдагылары кебек үк уңышлы булачак. Бүген җитештерү-сәнәгать тибындагы “Алабуга” махсус икътисади зонасының киләчәктәге үсеш мәсьәләләренә багышланган киңәшмә ахырында бу турыда журналистларга “Махсус икътисади зоналар” ААҖ нең генераль директоры Сергей Лёвкин хәбәр итте.
Киңәшмә “Алабуга” махсус икътисади зонасы территориясендә узды. Шуны да искәртик: Сергей Лёвкин бүген бер көнлек эшлекле визит белән Татарстанда.
“Моның Россия Федерациясе Хөкүмәте һәм Татарстан Республикасы өчен уртак проект булуын исәпкә алганда, мин “Алабуга” махсус икътисади зонасының киләчәктәге үсешендә бернинди проблемалар да күрмим, - дип ассызыклап үтте Сергей Лёвкин. – Бүгенге көнгә “Алабуга” махсус икътисади зонасы финанс ресурслары белән тәэмин ителгән, киләсе елга проектны тормышка ашыру өчен, проект документлары эшләнгән”.
Киңәшмәдә “Алабуга” махсус икътисади зонасы эшчәнлегенең баштагы нәтиҗәләре турындагы доклад белән “Җитештерү-сәнәгать тибындагы “Алабуга” махсус икътисади зонасы” ААҖ нең генераль директоры Василий Кудряшов чыгыш ясады. Ул 2008 елда планлаштырылган бөтен эшләрнең төгәлләнүгә таба баруын һәм планны үтәү буенча проблемалар булмавын әйтте.
Сергей Лёвкин, үз чиратында, беренче чираттагы инфраструктураны (якынча мең гектар, ягъни “Алабуга” махсус икътисади зонасы территориясенең нәкъ яртысы) төзү буенча эшләрне төгәлләү, махсус икътисади зонаның резидент компанияләрен уңышлы эш өчен кирәк булган барлык нәрсәләр белән дә тәэмин итүнең 2009 елга иң мөһим бурыч булып торуын билгеләп узды. 2009 елда шулай ук “Алабуга” махсус икътисади зонасында төзелешнең икенче чиратын башлап җибәрү дә планлаштырыла.
Җылылык белән тәэмин итү мәсьәләләренә килгәндә, Сергей Лёвкин бүген Алабуга ТЭЦының концептуаль үсешен карау һәм һәм аны киләчәктә “Алабуга” махсус икътисади зонасы ихтыяҗларын канәгатьләндерү өчен куллану турында принципиаль карар кабул ителүен әйтте.
Җитештерү-сәнәгать тибындагы “Алабуга” махсус икътисади зонасының үсеш стратегиясе мәсьәләләренә багышланган бүгенге киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасының төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Хөснуллин, Татарстан Республикасы Кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү комитеты рәисе Тимур Шаһивәлиев, Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы, “Татэнерго” ААҖ вәкилләре һәм башка рәсми кешеләр катнашты.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте