Бүген икенче Республика Яңа ел чыршысы-2024 алдыннан Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов махсус хәрби операциядә катнашучыларның балалары, шулай ук укуда, мәдәнияттә һәм спортта үзләрен күрсәткән сәләтле балалар белән очрашты. Очрашу «Татнефть-Арена»да узды.
Искәртәбез, быел республика чыршысына 17 меңгә якын бала чакырылган иде. Яңа ел тамашасы 2 тапкыр оештырылды: төшкә кадәр һәм төштән соң. Республика Рәисе белән әңгәмә барышында балалар үзләренең мавыгулары, укудагы уңышлары һәм киләчәккә планнары турында сөйләделәр.
Зеленодольск районының Васильево шәһәр тибындагы бистәсеннән унөч яшьлек Андрей коткаручы булырга хыяллана. Яшь булуына карамастан, бу эштә аның тәҗрибәсе бар инде. Узган елның җәендә Васильево бакча ширкәтләренең берсендә янгын чыккан. Андрей, шунда килеп, янгын сүндерүчеләрне беренче булып каршы алган, барысын да аңлатты һәм көченнән килгәнчә янгын сүндерүчеләргә һәм милекне коткаруда ярдәм иткән. Моның өчен яшь герой Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Рәхмәт хатына лаек була. Киләчәктә Андрей үз тормышын шушы игелекле һөнәр белән бәйләргә ниятли.
Рөстәм Миңнеханов яшь геройны мактады. "Син бик лаеклы һөнәр сайладың. Бу батырлык, фидакарьлек һәм теләсә кайсы вакытта ярдәмгә килергә әзерлек таләп итә торган чын һөнәр. Синең сайлавыңны хуплыйм", - диде Рөстәм Миңнеханов.
Арча районыннан Самира «Беренчеләр хәрәкәте»ндә актив катнаша. Шулай ук ул «Зур үзгәреш»тә җиңү яулаган («Гаилә хроникалары Почтасы» гаилә тарихи хәтерен саклау максатыннан бөтенроссия флешмобын булдыру проекты).
Казаннан Марина шулай ук мәктәптә укуын һәм җәмәгать эшчәнлеген бергә алып бара. Быел ул ихтыярыйлар (волонтерлык) өлкәсендә «Яшь волонтер» номинациясендә «Мәрхәмәтле Татарстан» республика премиясе алган. Моннан тыш, Марина «ЭкоЯз-2024» конкурсының «Экоярдәмче» номинациясендә призер. Киләчәктә ул башлангыч сыйныфлар укытучысы булырга хыяллана. Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, нәкъ менә башлангыч мәктәптә белем нигезе салына, укучы киләчәк белем алуын шуның нигезендә кора.
Очрашуда Россия Герое Алексей Копуновның улы Степан да катнашты. Быелның мартында Алексей Копунов үз гомерен корбан итеп МХО зонасында үзенең сугышчан иптәшләрен коткара. "Сезнең гаилә - үрнәк гаилә. Синең әтиең герой һәм башкаларга үрнәк. Ә син хәзер гаилә башлыгы булып калдың. Әниең белән әбиең сиңа зур өметләр баглыйлар. Барыбыз да шулай. Әгәр ниндидер ярдәм кирәк икән, без һичшиксез ярдәм итәчәкбез", - диде Рөстәм Миңнеханов.
Казаннан Альберт галимнәр гаиләсендә үскән. Шуңа күрә алга таба үзе дә фән белән шөгыльләнергә тели. 2022 елда Казанның 2 нче лицей интернат укучысы Колумбиядә узган юниорларның халыкара табигый-фәнни олимпиадасында алтын медаль яулаган. "Укуыңны Татарстан югары уку йортларының берсендә дәвам итсәң, без бик шат булачакбыз. Ләкин син нинди университетны сайласаң да, без элемтәдә торачакбыз", - диде ТР Рәисе.
Сәид Галиуллин үзенең вокаль сәләтен күрсәтте. Күптән түгел ул «Голос. Балалар» тамашасының супер финалында икенче урын яулаган. "Син булдырасың! Икенче урын - зур казаныш. Безнең өчен син барыбер беренче. Синең үзеңне күрсәтергә мөмкинлекләрең күп булыр әле. Иң мөһиме - хезмәт һәм сабырлык. Син бик талантлы. Ышанам, син барысын да булдырырсың!"- диде Рөстәм Миңнеханов.
Очрашуда шулай ук Буа, Чистай һәм Биектау районыннан егетләр катнашты.
Соңыннан балалар Татарстан Рәисе белән бергәләп фотога төштеләр.