Рөстәм Миңнеханов Әзәрбәйҗанда «Аләт» ирекле икътисадый зонасында булды

17.12.2024

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Әзәрбәйҗанга эш сәфәре кысаларында «Аләт» ирекле икътисадый зонасында булды. ИИЗ Президент Указы белән 2020 елда төзелгән. Баку халыкара диңгез сәүдә порты янында урнашкан. 6500 га мәйдан били. Порт янында мондый урнашу транскаспий маршруты һәм «Төньяк-Көньяк» халыкара транспорт коридоры өлешендә ирекле икътисадый зонаның потенциалын арттырыр дип көтелә.

Рөстәм Миңнехановка тәкъдир итүне Әзәрбәйҗан Республикасы Икътисад министры Микаил Чыңгыз улы Җәббаров һәм ирекле зона директоры уздырды. Татарстан Рәисен зонаның төп өстенлекләре белән таныштырдылар. Аерым алганда, «Аләт» клиентларына әзер инфраструктура һәм коммуналь хезмәтләр белән индустриаль җир кишәрлекләре бирелә.

Моннан тыш, транспорт һәм логистика хезмәтләренең барлык төрләре дә күрсәтелә. Ташламаларга килгәндә, инвестор өстәлгән бәягә салымнан, керем салымыннан, таможня пошлиналарыннан азат ителә, чит ил валютасын яки табышын репатриацияләүгә чикләүләр дә юк.

Ирекле икътисадый зона төзелешенең беренче этабы 2023 елда тәмамланган. 60 гектар территориядә барлык җир кишәрлекләре диярлек инвесторлар арасында бүленгән. Бүген бер үк вакытта ике яңа участок төзелә, аларда җиңел һәм авыр сәнәгать объектлары урнаштырылачак.

Рөстәм Миңнехановка халыкара йөк аэропорты төзелеше проектын күрсәттеләр, аны ике елдан эшләтеп җибәрү планлаштырыла. Хәзер территориядә ел саен автомагистральләр буенча ташыла торган 500 мең тонна йөк үткәрү мөмкинлеге булган логистика үзәге булдырылган инде.

Рөстәм Миңнеханов предприятиеләр өчен кадрлар әзерләү буенча ирекле зона тәҗрибәсе турында фикер алышты. Якын арада территориядә махсус белем бирү учреждениеләре ачарга планлаштыралар.

Ирекле икътисадый зонада булу азагында Рөстәм Миңнеханов азат ителгән территорияләр ихтыяҗлары өчен «Алабуга» МИЗның «СОЛЛЕРС Алабуга» заводында җитештерелгән өч «Соллерс Атлант» автобусын тапшырды.

Әзәрбәйҗанның Икътисад министры рәхмәт белдерде һәм республика җитәкчелегенең моны ике халык арасындагы дуслык символы буларак бәяләвен билгеләп үтте.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте.