Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Бакуга эш сәфәренә килде.
Эш сәфәре Әзәрбәйҗан ягы чакыруы нигезендә башкарыла.
Гейдар Алиев исемендәге халыкара аэропортта Рөстәм Миңнехановны Әзәрбәйҗан Республикасы Икътисад министры Чыңгыз Җәббаров, Россиянең Әзәрбәйҗандагы Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Михаил Евдокимов каршы алды.
Рөстәм Миңнеханов программасында берничә предприятиедә булу, шулай ук рәсми очрашулар һәм эшлекле сөйләшүләр бар.