Алексей Песошин ТР Министрлар Кабинеты утырышында: 2024 елның 11 аенда Татарстанда юл-транспорт һәлакәтендә 288 кеше һәлак булган

16.12.2024

2024 елның узган 11 аенда Татарстанда өч меңгә якын юл-транспорт һәлакәте булган, аларда 288 кеше һәлак булган. Мондый мәгълүматлар бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Татарстан Республикасында юл хәрәкәте иминлеген арттыру, юл-транспорт һәлакәтләрен кыскарту һәм алардан килгән зыяннарны киметү чараларын гамәлгә ашыру турында» утырышында әйтелде.

Утырыш ТР Хөкүмәте Йортында узды, аны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин алып барды.

Чарада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты. Видеоконференцэлемтә режимында муниципаль районнар башлыклары, юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча муниципаль комиссияләр рәисләре һәм әгъзалары, башкалар катнашты.

Татарстан Республикасында юл хәрәкәте иминлеген арттыру чараларын гамәлгә ашыру турында Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министры Дамир Сатретдинов сөйләде.

Төбәктә «Имин сыйфатлы юллар» илкүләм проектының ничек гамәлгә ашырылуы һәм федераль әһәмияткә ия автомобиль юлларында юл хәрәкәте иминлеген арттыру буенча күрелә торган чаралар турында Татарстан Республикасы транспорт һәм юллар хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов хәбәр итте.

Алексей Песошин ассызыклаганча, мондый статистика машина йөртү культурасының түбән дәрәҗәдә булуын һәм бу өлкәдә җитешсезлекләрне ачыклау һәм бетерү кирәклеген күрсәтә.

Ул шулай ук соңгы өч айда «Халык инспекторы» кушымтасы ярдәмендә административ хокук бозулар турында 2,5 меңнән артык карар чыгарылуын хәбәр итте. "Һәлак булучылар санының артуы Баулы, Актаныш, Алабуга, Зеленодольск, Минзәлә, Питрәч районнарында теркәлгән", – диде Алексей Песошин. Шул ук вакытта «Имин һәм сыйфатлы юллар» илкүләм проектын гамәлгә ашыра башлагач, юлларда үлем очраклары саны кимегән.

Федераль әһәмияттәге автомобиль юлларында аварияләр торышы һәм юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү чаралары турында «Федераль юл агентлыгының Идел-Нократ төбәге автомобиль юллары федераль идарәсе» ФКУ башлыгы Илдар Минһаҗев сөйләде.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.