Татарстанда «Идел" М-7 трассасында дүрт җир өсте җәяүлеләр кичүе төзелеше тәмамланган

16.12.2024

Татарстанда «Идел» М-7 трассасында дүрт җир өсте җәяүлеләр кичүе төзелеше тәмамланган. Болар-Нептун торак пункты (860+770 км), Екатериновка (865+700 км), Иксуар (871+170 км), Олы Солтан (876+190 км) тирәсендәге җәяүлеләр кичү урыннары.

Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган утырышта «Волго-Вятскуправтодор» башлыгы Илдар Минһаҗев хәбәр итте. Видеоконференцэлемтә режимында җәяүлеләр кичүләрен Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка күрсәттеләр.

Бу җәяүлеләр өчен җир өсте кичүләрен ачу Мәскәү - Казан – Екатеринбург – Төмән маршруты составына керүче «Идел» М-7 тизйөрешле участокларында светофорсыз кичү мөмкинлеген бирәчәк, дип билгеләп үтелде.

Ясалма корылмалар төзелешенә 2022 елның октябрендә керешкәннәр. Күпер төзүчеләр җәяүлеләр кичүләренә тимер-бетон терәкләр күтәргәннәр, ара корылмалар һәм баскычлар төзегәннәр. Пыяла поликарбонаттан, үтеп баручы өлешне механик тәэсиргә һәм ышкылуга чыдам полимер материалдан ясаганнар.

"Бүгенгә дүрт җәяүлеләр объекты әзер, эшләр тәмамланган, эксплуатациягә әзер. 10 җәяүлеләр кичүен ел ахырына кадәр төзеп бетерәчәкбез, тагын сигезен 2025 елда тәмамлау планлаштырыла. Инвестицияләрнең гомуми күләме 3,5 млрд сум тәшкил итте", - диде Илдар Минһаҗев.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.