Рөстәм Миңнеханов РФ Югары Суды Рәисе урынбасары-РФ Югары Судының икътисадый бәхәсләр буенча Суд коллегиясе рәисе Юрий Иваненко белән очрашты

16.12.2024

Бүген иртән Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов РФ Югары Суды Рәисе урынбасары – РФ Югары Судының икътисадый бәхәсләр буенча Суд коллегиясе рәисе Юрий Иваненко белән очрашты.

Очрашу Рөстәм Миңнехановның ТР Хөкүмәте Йортындагы эш кабинетында узды.

Татарстан ягыннан очрашуда Татарстан Республикасы Рәисе Администрациясе Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гаффаров һәм башкалар катнашты.

Үзара хезмәттәшлек мәсьәләләре, төбәктәге агымдагы финанс-икътисадый вәзгыять турында фикер алыштылар.

Исегезгә төшерәбез, Юрий Иваненко Казанга ТР Арбитраж суды коллективына ТР Арбитраж судының яңа Рәисен тәкъдим итүдә катнашу өчен килде.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.