Рөстәм Миңнеханов Түбән Кама муниципаль районының Түбән Афанас авылында газ җибәрүдә катнашты

14.12.2024

Бүген төштән соң Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Түбән Кама муниципаль районының Түбән Афанас авылында (Чайка бистәсе) газ җибәрү тантанасында катнашты.

Чарада «Газпром трансгаз Казан» ҖЧҖ генераль директоры Рөстәм Усманов, Түбән Кама муниципаль районы башлыгы, Түбән Кама шәһәре мэры Рамил Муллин, «Газпром межрегионгаз Казан» АҖ генераль директоры Айдар Таһиров һәм башкалар катнашты.

Исегезгә төшерәбез, социаль газлаштыру программасы 2021 елда Россия Президенты Владимир Путин тарафыннан игълан ителгән иде, ул иң әһәмиятлесе булды. Соңыннан аны социаль һәм медицина учреждениеләренә дә күчерделәр. Өч елдан соң ышаныч белән әйтергә мөмкин, инициатива эшли һәм зур файда китерә.

Татарстан Республикасында гына да 23 000 йорт хуҗалыгы экономияле ресурстан файдалана, тулаем ил буенча бу күрсәткеч бер миллионга җитте. Программа синергетик эффектка ия, чөнки алга киткән газ инфраструктурасы сәнәгать предприятиеләре өчен дә үсеш нокталары тудыра. Түбән Афанас авылында күп балалы гаиләләр яши торган Чайка торак массивын газлаштыру тәмамланды, хәзер 800 йорт табигый газдан файдалана ала.

Чарада катнашучыларга сәламләү сүзе белән Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов мөрәҗәгать итте. Ул билгеләп үткәнчә, газлаштырып бетерү программасы кысаларында Түбән Афанас авылында (Чайка бистәсе) яңа газүткәргеч файдалануга тапшырыла. Бу Татарстанда әлеге программа буенча файдалануга тапшырылган иң эре объектларның берсе, аның озынлыгы 30 км дан артык. Газүткәргечне файдалануга тапшыру 796 участокны газ белән тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк, бу поселокта яшәүчеләрнең тормыш сыйфатын сизелерлек яхшыртачак, диде Рөстәм Миңнеханов.

Ул Россия Федерациясе Президенты В.В. Путинга һәм ил Хөкүмәтенә гражданнарның тормыш шартларын яхшыртуга юнәлдерелгән инициативалары өчен рәхмәт белдерде.

ТР Рәисе газчыларга һәм төзүчеләргә башкарган эшләре өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде. "Сезне бу мөһим вакыйга белән котлыйм. Газ - җылылык, ә җылылык исә - тормыш, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Барыгызга да яхшы тормыш һәм күп балалар телим. Йортларыгыз җылы һәм уңайлы булсын».

Татарстанда газлаштырып бетерү программасы гамәлдә булган чорда барлыгы 23 меңнән артык йорт хуҗалыгы газ белән тәэмин ителгән.

Мондый нәтиҗәләргә Татарстанның «Газпром» компаниясе белән бергә эшләве нәтиҗәсендә ирешелде.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.