Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Молдова Республикасы социалистлар партиясе рәисе Игорь Додон белән очрашты. Очрашу Рөстәм Миңнехановның ТР Хөкүмәте Йортындагы эш кабинетында узды.
Бүгенге вәзгыятьне исәпкә алып, потенциаль хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Рөстәм Миңнеханов искә төшергәнчә, ул 2018 елда Молдовада булган. Ул шулай ук билгеләп үткәнчә, Татарстан төбәкара дәрәҗәдә Молдова Республикасының бер төбәге – Гагаузия белән элемтәдә тора.
Татарстан Рәисе билгеләп үткәнчә, соңгы елларда товар әйләнеше күрсәткечләре бик аз, әмма үзара файдалы хезмәттәшлекне үстерү өчен зур потенциал бар.
Исегезгә төшерәбез, элегрәк Игорь Додон (2016-2020 елларда Молдова Республикасының экс-Президенты) Казанда 2021 елның җәендә булган иде.