Татарстан Рәисе гражданнарның мөрәҗәгатьләренә оператив җавап бирергә һәм машина юллары һәм җәяүлеләр зоналарыннан карны вакытында җыярга кушты

14.12.2024

Бүген Татарстан Рәисе муниципаль берәмлекләр башлыкларына, юнәлеш министрлыклары һәм ведомстволар җитәкчеләренә машина юллары һәм җәяүлеләр зоналарыннан карны вакытында җыярга, күп фатирлы йортларның түбәләренең торышын күзәтергә, гражданнарның кар җыю мәсьәләләре буенча мөрәҗәгатьләренә оператив җавап бирергә кушты.

«Машина юлларыннан һәм җәяүлеләр зоналарыннан кар һәм бозларны җыештыру - кышкы чорда торак-коммуналь һәм юл комплексы өчен мөһим бурычлар, - диде Рөстәм Миңнеханов бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә. – Күптән түгел яуган кар күплеге республика гражданнарының күп кенә шикаятьләрен тудырды». 575 хәбәр вакытында кар җыеп алынмавы турында теркәлгән.

«Халык автомобиль юлларын җыештыруда тоткарлыклар булу, транспорт хәрәкәтен кыенлаштыру, аварияләр саны арту, җәмәгать транспортының уңайлылыгы кимү турында хәбәр итте", - диде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Рәисе тротуарларны һәм социаль объектларга, күп фатирлы йортлар ишегалларына, җәмәгать урыннарына килү юлларын кардан чистартуны җитди мәсьәлә дип атады. "Бу зоналар игътибар таләп итә, чөнки алар җәяүлеләрнең иминлегенә һәм уңайлылыгына турыдан-туры йогынты ясый. Иң мөһиме - балалар һәм өлкәннәр", - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.

Моннан тыш, ул билгеләп үткәнчә, алдагы Яңа ел һәм бәйрәм көннәре аерым игътибар таләп итә. «Бу тема җитәкчеләрнең һәрберсенең шәхси контролендә булырга тиеш, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Гражданнардан килгән сигналларга вакытында җавап бирергә, йорт түбәләреннән кар төшү һәм бозлавык куркынычы янауга игътибар итәргә кирәк».

ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмә Татарстанның барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында узды.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.