Татарстанда күп фатирлы йортларга капиталь ремонт ясау программасы тәмамланырга 1 проценттан да кимрәк кала

14.12.2024

Татарстанда 2024 елда күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау программасы төгәлләнеп килә. Төзелеш-монтаж һәм сезонлы эшләр тәмамланырга 1 проценттан да кимрәк калган. Бүгенгә эшләр 4 муниципаль берәмлектә 7 йортта алып барыла. Подряд оешмалары тарафыннан соңгы ярты айда файдалануга тапшырылган дүрт муниципалитеттагы 8 объектны да кертеп, 742 йорт тәмамланган. Мондый мәгълүматларны бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин китерде.

Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды.

Татарстан Республикасы Төзелеш министрлыгы башлыгы торак-коммуналь хуҗалык фонды тарафыннан киләсе ел программасы буенча электрон аукционнар үткәрү эше оештырылуын искәртте.

Ул Татарстанда социаль-мәдәни өлкә объектларын капиталь ремонтлау программасының ничек алып барылуы турында җентекләбрәк сөйләде. Сәламәтлек саклау тармагында 138 объекттан республика программасына кергән 31 стационарның 8е эшләнә әле (үтәлеш 98% тәшкил итә). Узган ике атнада өч хастаханәдә ремонт эшләре төгәлләнгән: берсе Чистайда, икесе Казанда.

Яшьләр сәясәте тармагына керүче 28 объектның Иске Чүпрәле һәм Казандагы ике яшьләр үзәге буенча эшләрне төгәлләргә кирәк – алар буенча гомуми үтәлеш 93 һәм 94% тәшкил итә. Шулай ук балаларны савыктыру лагерьларын ремонтлау программасы буенча Анапада һәм Менделеевск районында 2 объект эшләнеп бетмәгән әле (гомуми күләмнең 89 һәм 97%ы үтәлгән).

Яшүсмерләр клубларына капремонт программасы буенча Казанда бер объектта эшләр бара әле (үтәлеш - 81%). Калган 4 психологик-педагогик ярдәм үзәгендә ремонт эшләре 87% тәшкил итә. Мәдәният тармагының 24 объектыннан берсендә эшләр дәвам итә - бу Казандагы яшь тамашачы театры. Аның буенча үтәлеш 96% тәшкил итә. Узган ике атнада Сарман һәм Саба районнарында 2 объектта эшләр төгәлләнгән.

Моннан тыш, республикада өч хәрби комиссариатны ремонтлау дәвам итә - программаның гомуми күләменең 99%ы үтәлгән.

Шулай ук Казанда җәмәгать судьяларының суд участогы бинасы да эшләнә әле (үтәлеш – 99%).


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Елена Бритвина. ТР Төзелеш министрлыгы материаллары кулланылды