Рөстәм Миңнеханов: "КАМАЗ" - илебез һәм республикабыз горурлыгы

13.12.2024

Бүген Чаллыда орган залында «КАМАЗ»ның 55 еллыгына багышланган тантаналы чара узды. Тантанада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, РФ Сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Альберт Кәримов, «КАМАЗ» ГАҖ генераль директоры Сергей Когогин катнашты.

Сергей Когогин барлык камазлыларны юбилей датасы белән котлады. Ул ассызыклаганча, заводның гаять зур коллективы үзенең көндәлек эш көннәрендә Кама автогигантының иң яхшысын саклап кала һәм киләчәген төзи. "Безнең"КАМАЗ" һәрчак рәвештә беренчеләрдән булды. Дөньяда беренче тапкыр коммерциячел автомобильләре җитештерү буенча шундый зур завод төзергә карар кылдылар. Дөньяда беренче тапкыр завод һәм автомобильне чит эшләүче түгел, ә Советлар Союзы белгечләре проектлады. Барысы да безнең илне "полуторка"дан дизель двигательле зур йөк машиналарына күчерү өчен колачлы предприятие ясарга омтылды. Башкача ил үсә алмас иде", - диде компаниянең генераль директоры.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, «КАМАЗ» үз тарихында төрле вакытлар кичерде. Двигательләр заводындагы янгын һәм банкрот алды торышына бәйле авыр сәхифәләр бар иде. Әмма коллективның системалы һәм төгәл эше нәтиҗәсендә автогигант уңышлы үсешен дәвам итә, дөнья дәрәҗәсендәге заманча автомобильләр чыгара һәм яңа сегментларны үзләштерә.

"Сергей Анатольевич дөрес әйтте - 55 ел элек дөньякүләм уникаль проект гамәлгә ашырылды. Биредә 30 мең кешелек зур булмаган поселок булган. Бүген Чаллы - гаять зур заманча шәһәр, республикабызда икенче урында тора, анда 550 мең кеше яши. Мин завод коллективына башкарган эшләрегез өчен рәхмәт белдерәм. "КАМАЗ" - илебез һәм республикабыз горурлыгы!"- дип ассызыклады республика Рәисе.

Шулай ук Рөстәм Миңнеханов «КАМАЗ» коллективына «Фидакарь хезмәт өчен» орденын тапшырды.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.