Рөстәм Миңнеханов: Татарстан Республикасы барлык бюджет йөкләмәләрен үтәп бара

13.12.2024

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы, Татарстан Республикасы буенча Федераль салым хезмәте идарәсе һәм Татарстан Республикасы буенча Федераль казначылык идарәсенең уртак коллегиясен үткәрде. Утырыш 2024 елда республиканың берләштерелгән бюджетының көтелгән үтәлеше йомгакларына һәм 2025 елга финанс, казначылык һәм салым органнарының бурычларына багышланды. Чара ТР Хөкүмәте Йортында узды. Анда Россия Финанс министры Антон Силуанов, Федераль казначылык җитәкчесе Роман Артюхин һәм Федераль салым хезмәте җитәкчесе урынбасары Виктор Бациев катнашты.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, агымдагы катлаулы шартларда Татарстан икътисадый күрсәткечләр үсешен тәэмин итә алды. 10 айда тулаем төбәк продукты күләме - 103,2%, сәнәгать җитештерүе индексы - 103,9%, авыл хуҗалыгы продукциясе күләме - 108,2%, төзелеш эшләре күләме - 118,4% тәшкил итте. «Безнең бәяләүләр буенча, агымдагы ел нәтиҗәләре буенча Татарстанның тулаем төбәк продукты күләме 5 трлн сумга җитәчәк. Без бу катлаулы чорда республикабызга ярдәм иткән өчен Россия Президентына һәм илебез Хөкүмәтенә рәхмәтле", - дип ассызыклады республика Рәисе.

Быел Татарстанның берләштерелгән бюджеты керемнәре 647,5 млрд сум күләмендә бәяләнә, шулардан үз керемнәре - 551 млрд. «2025 ел бик киеренке булыр дип көтелә. Республиканың берләштерелгән бюджеты кытлыгы 13,5 млрд сум күләмендә планлаштырылган. Шулай ук яңа елдан оешмалар табышына салым ставкасының артуы көтелә», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Рәисе резервлар белән эшне дәвам итәргә өндәде. Тармак министрлыкларына авырлыклар кичерүче, бюджетка түләүләрне киметүче предприятиеләр белән системалы рәвештә баланс комиссияләре үткәрергә кирәк. Максат - аларга ярдәм итү һәм үсүләрен тәэмин итү, салым бурычлары белән эшне дәвам итү, бизнесны күләгәдән чыгару, хезмәт хакларын легальләштерү һәм башка юнәлешләр буенча чаралар күрү. Берләштерелгән бюджет чыгымнары быел 648 млрд сум тәшкил итәчәк.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, республика барлык бюджет йөкләмәләрен дә үтәп бара. Ил Президентының «май» указлары кысаларында бюджет өлкәсе хезмәткәрләренең хезмәт хакы буенча бурычлар үтәләчәк. Быел илкүләм проектлар чараларын гамәлгә ашыруга 36,9 млрд сум юнәлдереләчәк, шуларның 19 млрд сумы - федераль бюджеттан. Ел ахырына кадәр акчаларны тулысынча үзләштерүне тәэмин итәргә һәм планлаштырылган объектларны сафка бастырырга кирәк. Илкүләм проектларның барлык максатлары һәм күрсәткечләре үтәлергә тиеш, дип белдерде Татарстан Республикасы Рәисе.

"Хәзер 2025 елга яңа илкүләм проектларны гамәлгә ашыру кысаларында килешүләр төзү буенча федераль хакимият органнары һәм ил субъектларының уртак эше алып барыла. Ел ахырына кадәр федераль үзәк белән каралган барлык килешүләргә кул куярга һәм 2025 елның гыйнварында яңа төбәк проектларының паспортларын расларга кирәк. Икътисад министрлыгына һәм Финанс министрлыгына бу эшне контрольдә тотуны йөклим", - дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов ведомство җитәкчеләренә. Ил Хөкүмәте карары белән төбәкләр өчен илкүләм проектларны уртак финанслауның яңа чик дәрәҗәләре билгеләнде. Татарстан өчен 2025 елга бу күрсәткеч 79% - РФ бюджеты һәм 21% - ТР бюджеты. Шул ук вакытта кайбер проектларда әлеге дәрәҗә үтәлми. Мәсәлән, коммуналь инфраструктураны модернизацияләүгә федераль финанслашу дәрәҗәсе. «Бу мәсьәләдә Россия Финанс министрлыгы ярдәменә өметләнәбез", - дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов Антон Силуановка.

ТР Рәисе билгеләп үткәнчә, 2025 елга һәм план чорына Татарстан бюджеты расланган. Хәзер муниципаль бюджетларны кабул итү буенча эш дәвам итә. 20 декабрьгә кадәр барлык карарлар да расланырга тиеш. Рөстәм Миңнеханов шәһәр һәм район башлыкларын нисбәтләнгән муниципаль бюджетларны кытлыксыз һәм республиканың Финанс министрлыгы белән килештерелгән параметрларга туры китереп кабул итүне тәэмин итәргә өндәде. Республика салым органнарының эш йомгаклары турында Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе Марат Сафиуллин сөйләде.

Быел салым керемнәре 1,5 трлн сум тәшкил итәчәк. Бу 2023 ел белән чагыштырганда 252 млрд. сумга күбрәк. Өстәвенә, түләүләрнең артуы барлык бюджетлар һәм бюджеттан тыш дәүләт фондлары буенча көтелә. Федераль бюджетка күчерелгән салымнар өлеше 67% тәшкил итәчәк, республиканың берләштерелгән бюджетына - 33%. Икътисадый потенциалы аркасында Татарстан Идел буе федераль округы төбәкләре арасында салым керемнәре буенча лидерлыкны саклап кала һәм Россиядә 6 нчы урынны алып тора. Өстәлгән бәяләргә салым 12 млрд сумга якын үсеш белән фаразлана - 302,1 млрд сумга кадәр. Шул ук вакытта НДС буенча тотып калуларны законсыз формалаштыручы мәйданчыклар эшчәнлеген туктату һәм чараларны акчага әверелдерүне булдырмый калу актив эш алып барыла.

Марат Сафиуллин искәрткәнчә, 2025 елдан башлап салым салуның гадиләштерелгән системасында эшләүче, еллык кереме 60 млн сумнан артык булган эшкуарлар өстәмә салым түләүчеләр булачак. Бурыч - гамәлдәге законнар кысаларында салым салудан читләшер өчен бизнесны бүлгәләргә юл куймау. Физик затлар керемнәренә салым буенча 2023 елга өчтән бер өлешкә яки 47 млрд сумга диярлек үсеш көтелә – 188,1 млрд сум. Үз эшчәнлекләрен алып бару төбәге буларак Татарстанны сайлаган үзмәшгуль гражданнар саны 1 декабрьгә 350 меңнән артык тәшкил итә, ә һөнәри керемгә салым суммасы елдан-ел бер ярым тапкырга арта. 2024 ел да искәрмә булмады. Әлеге салым 3,3 млрд сум күләмендә бәяләнә. «Салым салуның автоматлаштырылган гадиләштерелгән системасы» салым режимын нинди дә булса хисапсыз һәм исәп-хисап алып бармыйча сайлаган түләүчеләр саны да арта. 1 декабрьгә алар 2,8 меңнән артык "2022 елның июлендә сынау режимында аны гамәлгә кертү буенча эксперимент старт алган Татарстан тәҗрибәсе башка субъектлар өчен үрнәк булды дип уйлыйм», - дип өстәде Марат Сафиуллин.

Татарстан финанс министры Радик Гайзатуллин хәбәр иткәнчә, тулаем алганда керемнәр буенча 647,5 млрд сум, салым һәм салым булмаган керемнәр 551,7 млрд сум тәшкил итәчәк. Республика бюджетына - 459,1 млрд, җирле бюджетларга - 92,6 млрд. Берләштерелгән бюджет структурасында физик затлар кеременә салым, табышка салым, акцизлар, оешмалар мөлкәтенә салым, салым булмаган керемнәр шактый зур күләмдә саклана. Алар барысы бергә бюджет керемнәренең 90%ын тәшкил итә. Ел нәтиҗәләре буенча физик затлар кеременә салымны - 188,1 млрд, табышка салымны - 165,3 млрд, оешмалар милкенә салымны - 41 млрд, акцизлар керемен 44,1 млрд күләмендә туплау фаразлана. Республиканың берләштерелгән бюджеты чыгымнары 648,9 млрд сум тәшкил итәчәк. Республика бюджеты чыгымнары 548,1 млрд. сум күләмендә башкарылачак. Ел башына бюджет акчаларының калган өлеше, бюджетка кергән керемнәр хезмәт хакын тулысынча һәм вакытында түләргә, барлык дәрәҗәдәге бюджетларның планлаштырылган чыгымнарын җитәрлек күләмдә финансларга мөмкинлек бирәчәк.

Федераль казначылыкның ТР буенча идарәсе башлыгы Рөстәм Нуриәхмәтов хәбәр иткәнчә, 2024 елның 11 аенда барлык дәрәҗәдәге бюджетлар арасында керемнәрне бүлү вәкаләтләрен башкарганда Федераль казначылык органнары Татарстан Республикасының берләштерелгән бюджетына һәм Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фондына 730,7 млрд сум яки узган елга карата 113% күчергән. Керемнәр күләме, бюджетара трансфертларны исәпкә алмыйча, 2023 ел белән чагыштырганда 59,6 млрд сумга арткан һәм 486,5 млрд яки узган елга карата 114% тәшкил иткән. Федераль бюджеттан республика бюджеты кеременә 67,8 млрд сумлык яисә федераль бюджет лимитларының 90%ы бюджетара трансфертлар рәвешендә кергән.

Россия Финанс министры Татарстан командасының бюджет, финанс һәм икътисадый сәясәткә җаваплы каравын билгеләп үтте. "Республика бюджеты нисбәтле. Ул ил Президенты куйган барлык бурычларга һәм илкүләм үсеш максатларына җавап бирә. Күрәбез, бюджетның без барыбыз да белгән куркыныч очракларына резервлары бар. Моннан тыш, Татарстан - кредитларны исәптән чыгару механизмында актив катнашучы. Ышанам ки, без сезнең белән киләчәктә дә нәтиҗәле эшләячәкбез», - дип өстәде Антон Силуанов.

Соңыннан дәүләт һәм ведомство бүләкләре тапшырылды


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.