Автомобиль юллары төзелеше Татарстанның логистик потенциалын ачарга мөмкинлек бирә. Бу хакта бүген Россия Транспорт министры Роман Старовойт Татарстанда реконструкциядән соң берьюлы өч юл объекты - «Горький шоссесы» автомобиль юлы, «Зур Зеленодольск» автомобиль юлы ачылышында һәм «Волга» М-7 автомобиль юлы - Мәскәү - Владимир - Түбән Новгород – Казан - Уфа участогында эш хәрәкәте ачылышында хәбәр итте.
Роман Старовойт һәм Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин видеоконференцэлемтә режимындагы чарада катнаштылар.
Ачылу тантанасында шулай ук Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Казан мэры Илсур Метшин, ТР транспорт һәм юллар хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов, төзүче-автоюлчылар һәм башкалар катнашты. «Бүген Татарстан, Россиянең транспорт блогы өчен истәлекле көн, - диде Роман Старовойт. - Горький шоссесын реконструкцияләү «Волга» М7 һәм А295 Йошкар-Ола - Зеленодольск федераль юллары киселешендә яңа участок төзү белән бергә, Казан агломерациясенең урам-юл челтәрен бушатырга һәм сыйфатлы магистраль булдырырга мөмкинлек бирәчәк».
Россия Транспорт министры шулай ук билгеләп үткәнчә, «Зур Зеленодольск»тагы яңа юл Казан белән Зеленодольск районының янәшәдәге территорияләре арасында транспорт элемтәсен яхшыртачак, территорияләрнең комплекслы үсешен тәэмин итәчәк. Аның сүзләренә караганда, «Идел» М7 трассасы участогын реконструкцияләү ышанычлы транспорт элемтәсе булдырачак, республикада сәнәгать җитештерүе һәм авыл хуҗалыгының тотрыклы үсешенә, каршы як агымнарны аеру хисабына юл-транспорт һәлакәтләрен киметүгә ярдәм итәчәк.
Роман Старовойт Россия Президенты Владимир Путинга илнең барлык юл һәм транспорт объектларын гамәлгә ашыруны шәхсән үзе контрольдә тотуы өчен рәхмәт белдерде.
Ул шулай ук Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов командасына, Россия Хөкүмәтенә, Росавтодор җитәкчесе Роман Новиковка һәм «Волго-Вятскуправтодор» башлыгы Илдар Минһаҗевка рәхмәт белдерде.
"Бу команда эше республиканы алга этәрергә мөмкинлек бирә. Һәм болар барысы да - безнең җиңүгә өлеш, чөнки бүген төп бурыч - махсус хәрби операциядә җиңүне тәэмин итү. Һәм Татарстан монда зур уңышларга ирешә, зур өлеш кертә", - дип йомгаклады Россия Транспорт министры.
Автомобиль юллары буенча хәрәкәткә видеоэлемтә аша Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин старт бирде. "Хәрәкәт ачарга рөхсәт итәм. Яңа елда яңа юллардан киттек!"- диде ул.