Рөстәм Миңнеханов реконструкциядән соң ачылган М-7 «Волга» Мәскәү-Владимир - Түбән Новгород - Казан - Уфа автомобиль юлы участогын карады

12.12.2024

Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов реконструкциядән соң ачылган М-7 «Волга» Мәскәү - Владимир - Түбән Новгород - Казан - Уфа автомобиль юлы участогын карады (761+500 км - 771+246 км участогында).

Татарстан Республикасында юлчылар «Идел»М-7 федераль трассасының 10 км хәрәкәт полосасын икедән дүрткә кадәр киңәйттеләр. 761 чакрымнан 771 чакрымга кадәр реконструкцияләү кирәклеге Иннополис шәһәреннән 3,5 чакрым ераклыкта урнашкан участокта автотранспорт хәрәкәтенең артуына бәйле.

Проект кысаларында белгечләр хәрәкәт полосалары санын икедән дүрткә кадәр арттырдылар. Участокта гомуми калынлыгы 20 см булган өч катлам асфальт-бетон салганнар. Бу конкрет йөкләнеш шартларында – тәүлегенә 35 меңнән артык автомобиль узганда юл өслегенең норматив ныклыгын тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк . Казан - Буа - Ульяновск Р-241 автомобиль юлларының «Волга» М-7 трассасына һәм Иннополис шәһәренә керү юлында «Клевер яфрагы» тибындагы транспорт чишелеше төзелгән. Транспорт чишелеше барлык юнәлешләрдә транспорт агымнары кисешүен, шулай ук Иннополиска керү һәм чыгу юлларын тулысынча тәэмин итәчәк.

Шулай ук Прорва һәм Сулица елгалары аша күперләрнең йөрү өлешен киңәйткәннәр. Җәяүлеләр мохитен төзекләндерүгә зур игътибар бирелгән. Халыкка уңайлы булсын өчен, Татар Борнашы авылы янында җәяүлеләр өчен җир өсте кичүе төзелгән. Шулай ук светофорлы көйләүле җәяүлеләр өчен ике җир өсте кичү урыны булдырылган. Автопавильонлы 6 тукталыш мәйданчыгы төзелгән. Әлеге участокны реконструкцияләү тәмамланганнан соң, «Волга» М-7 трассасы Чуваш Республикасы чигеннән Чаллыга кадәрге кисемтәдә ІВ категориясенә туры килә.

Рөстәм Миңнеханов автомобиль юлчылары белән аралашты һәм башкарган эшләре өчен аларга рәхмәт белдерде.

Искәртәбез, бүген реконструкциядән соң «Горький шоссесы» һәм «Зур Зеленодольск» автомобиль юлларын ачу кысаларында «Волга» Мәскәү - Владимир - Түбән Новгород - Казан - Уфа М – 7 автомобиль юлы участогында эш хәрәкәте башланды.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.