Татарстан Республикасы Рәисе Р. Н. Миңнехановның Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне уңаеннан мөрәҗәгате

09.12.2024

Хөрмәтле татарстанлылар! Коррупция җәмгыять тормышына тискәре йогынты ясый торган куркыныч социаль күренешләр исәбенә керә. Гаделлек һәм тигезлек принципларын бозу - коррупциянең иң авыр нәтиҗәсе. Ул дәүләтнең хокукый һәм социаль-икътисадый үсешенә сизелерлек киртә булып тора.

Россия Федерациясендә әлеге тискәре күренешкә каршы тору эшчәнлеге - барлык федераль дәүләт хакимияте органнары, Россия Федерациясе субъектларының дәүләт хакимияте органнары, җирле үзидарә органнары, граждан җәмгыяте институтлары, оешмалар һәм физик затлар өчен уртак бурыч.

Бу эш илнең ышанычлы һәм тотрыклы үсеше максатларында башкарыла, һәм Татарстан аны тәэмин итүгә үз өлешен кертә. Икътисадның тотрыклылыгына барлык тармак предприятиеләре хезмәткәрләренең өзлексез һәм нәтиҗәле хезмәте белән ирешелә. Хакимият органнары бизнеска кирәкле ярдәм күрсәтә, шул исәптән ярдәм чаралары алу, продукция һәм комплектлау детальләре белән тәэмин итү логистикасын төзү, импортны алмаштыруны оештыру, яңа технологияләр кертү, хезмәт җитештерүчәнлеген яхшырту, административ киртәләрне киметү өлешендә.

Республикада ел саен 4 меңнән артык объект төзелә һәм ремонтлана торган илкүләм проектларны һәм төбәк программаларын планлы рәвештә гамәлгә ашыру бара. Бу мәктәпләр, балалар бакчалары һәм ял лагерьлары, хастаханәләр, поликлиникалар, авыл клублары һәм яшьләр үзәкләре. Торак төзелеше, социаль һәм юл-транспорт инфраструктурасы төзелеше, коммуналь өлкәне модернизацияләү һәм газ белән тәэмин итүне үстерү кебек проектларны синхронлаштыру республиканың йөзен яхшы якка үзгәртә торган муниципаль берәмлекләр үсешенә көчле этәргеч бирә.

Коррупцияне һәм аның сәбәпләрен профилактикалау республиканың икътисадый һәм социаль өлкәләрен динамикалы үстерүнең мөһим резервы булып тора. Без хакимият органнарының ачыклыгын, карарлар кабул итүнең үтә күренмәлелеген һәм идарә процессларына гражданнарның җәлеп ителүен тәэмин итә торган барлык инструментлардан актив файдаланабыз. Тулаем алганда, без икътисадка һәм бизнеска кертелә торган бюджет акчаларының нәтиҗәлелеген күтәрә алдык, социаль һәм башка гамәлгә ашырыла торган проектларга чыгымнарны арттыра алдык, коррупциядән югалтуларны киметтек. Әлеге алымнар республикада гамәлгә ашырыла торган проектларны тирәнтен цифрлаштыру белән тәэмин ителә. Алар арасында дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр Порталы, «Халык контроле» мәгълүмат системасы бар, алар гражданнарга һәм оешмаларга үз фикерләрен белдерергә, кара-каршы элемтә бирергә һәм күп кенә мәсьәләләрне хәл итүдә катнашырга мөмкинлек бирә.

Без киләчәктә дә коррупцияне профилактикалау өчен барлык чараларны эзлекле рәвештә куллануны дәвам итәргә ниятлибез һәм бу эшкә республика халкы ягыннан ярдәм көтәбез.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте.