Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Идел буе округы Арбитраж суды Рәисе Денис Плотников белән очрашты. Очрашу Рөстәм Миңнехановның ТР Хөкүмәте Йортындагы эш кабинетында узды.
Арбитраж судлары, шул исәптән Татарстан Республикасы Арбитраж суды эшчәнлегенә кагылышлы мәсьәләләр каралды. Очрашуда Татарстан Республикасы Арбитраж суды рәисе Виталий Гыйльметдинов катнашты.
Искәртәбез, Виталий Гыйльметдинов РФ Президентының 14.11.2024 № 981 Указы белән алты еллык вәкаләт срогына ТР Арбитраж суды Рәисе итеп билгеләнде. Элегрәк ул Идел буе округы Арбитраж судының 3 нче суд составы рәисе, судья булган.