Татарстанда Әниләр көнендә махсус хәрби операциядә катнашучы аналарга, күп балалы аналарга, шулай ук ятим балаларга аерым игътибар биреләчәк. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган традицион шимбә киңәшмәсендә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов хәбәр итте.
Киңәшмә республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында узды.
"Иртәгә, 24 ноябрьдә, без бөтен ил белән Әниләр көнен билгеләп үтәчәкбез, һәм бу бәйрәм безгә әниләрнең әһәмиятен искә төшерә. Алар - өй җылысын, традицион кыйммәтләрне саклаучылар", - диде Рөстәм Миңнеханов.
«Дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнарына махсус хәрби операциядә катнашучыларның аналарына, күп балалы аналарга, шулай ук ятим балаларга аерым игътибар бирергә кирәк» ,- диде Татарстан Рәисе. Ул ассызыклаганча, әни - безнең һәрберебез өчен изге кеше. «Безнең еш кына әниләребезгә вакыт һәм игътибарыбыз җитми, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Әниләре булган һәркемгә аңа үз рәхмәтен белдерү мөһим».
Рөстәм Миңнеханов шулай ук 29 ноябрьдә республикада Татарстан Республикасы Дәүләт флагы көне билгеләп үтелүен искәртте. "Герб һәм гимн белән беррәттән ул республиканың дәүләтчелеген чагылдыручы рәсми символ булып тора, күп милләтле халыкның үзенчәлеге һәм традицияләре", - дип ассызыклады ул.
Без символларыбыз һәм традицияләребез белән горурланабыз, бу безнең казанышыбыз, дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов. Ул Татарстан Республикасы Дәүләт флагы көнен бәйрәм итүгә багышланган чараларны оештыруда ярдәм күрсәтергә кушты.