Татарстанда файдалануга торак тапшыру планы 97%ка үтәлгән - 3 млн кв. метрдан артык торак файдалануга тапшырылган

23.11.2024

Татарстанда 2024 елның 23 ноябренә файдалануга торак тапшыру планы 97%ка үтәлгән - 3 млн 65 мең кв.м. файдалануга тапшырылган. бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды.

Татарстан Республикасы Төзелеш министрлыгы башлыгы коммерциячел төзелеш линиясе буенча планлаштырылган күләмнең 51%ы файдалануга тапшырылуын искәртте: бу гомуми мәйданы 747 мең кв. м булган 126 күп фатирлы йорт. Социаль ипотека өлешендә еллык план 83%ка үтәлгән. Быел төзелергә тиешле 56 йортның 30ы файдалануга тапшырылган. Аларның гомуми мәйданы - 134 мең кв. м.

Шәхси торак төзелеше линиясе буенча 2 млн 183 мең кв. метр мәйданлы 16 175 йорт файдалануга тапшырылган.

Марат Айзатуллин төзелеш мәйданчыкларында үткәрелә торган хезмәтне саклау чаралары турында сөйләде. Ел башыннан үзлегеннән җайга салынучы оешмалар вәкилләре 2 533 тикшерү уздырган, аларның нәтиҗәләре буенча 941 тапкыр дисциплинар йогынты чаралары кулланылган. Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе ел башыннан административ җаваплылык турында 170 карар чыгарган. Гомумән алганда, быел ведомство белгечләре төзелеш мәйданчыкларында 1 416 тапкыр булганнар. Баш инвестиция-төзелеш идарәсе гыйнвардан 719 контроль-күзәтчелек чарасы уздырган.

Республикада аерым категория гражданнарны торак белән тәэмин итү буенча 4 программа гамәлгә ашырыла. Шуларның берсе - ятим балаларны торак белән тәэмин итү буенча дәвам итә. Бүгенге көндә ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы барлык торак урыннарын да контрактка керткән, шуларның 39ы - республикага дип, 237се Дәүләт торак фондына дип теркәлгән. ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгына тапшыру бара. Тагын 7 тоак урыны кадастр исәбенә куелу процессында. "5 һәм аннан да күбрәк баласы булган күп балалы гаиләләргә" бүгенгә гомуми мәйданы 2 мең 642 кв. м булган барлык 28 сертификат реализацияләнгән.

Марат Айзатуллин социаль объектлар һәм инженерлык инфраструктурасы төзелеше программалары турында сөйләде. Торак төзелешенә ярдәм итүгә юнәлдерелгән чаралар буенча Биектау районында «Торак» федераль программасы буенча ике объект эшләнә әле - аның буенча гомуми үтәлеш 98% тәшкил итә. Кукмара районында башлангыч сыйныфлар бинасы буенча төзелеш-монтаж эшләре дәвам итә (үтәлеш - 78%) һәм 3 балалар бакчасы буенча (үтәлеш -93%). Узган ике атнада Казанның Бохара урамында балалар бакчасы төзелеп беткән.

Сәламәтлек саклау тармагында 4 федераль һәм республика программасы кысаларында төзелә торган 53 объектның 3 медицина учреждениесе буенча эшләр дәвам итә (үтәлеш - 95%). Киләсе блок - спорт тармагы. Биредә 21 объекттан 2 футбол манежы (үтәлеш - 96%) һәм Апас шәһәр тибындагы бистәсендә футбол кырының административ бинасы эшләнә, аның буенча үтәлеш 95% тәшкил итә.

Яшьләр сәясәте буенча 7 объекттан 4 балаларны савыктыру лагерен ремонтлау дәвам итә. Программаның гомуми үтәлеше 79% тәшкил итә. Моннан тыш, яшьләр үзәге буенча эшләр 85%ка башкарылган. Балык Бистәсе штп ( «Авыл территорияләренең хәзерге йөзе» федераль программасы буенча объект төзелә).

Бу атнада подрядчылар мәдәният тармагының өч объектында да эшләрне төгәлләгәннәр - бу Мамадыш районында ике объект һәм Балык Бистәсе районында бер объект. «Экология» илкүләм проекты буенча Казанның биологик чистарту корылмаларын реконструкцияләү эшләре тәмамланырга 1 проценттан да кимрәк кала һәм ләм кырлары 87 процентка рекультивацияләнгән.

Татарстанда «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проекты кысаларында 64 җәмәгать киңлеген төзекләндерү эшләре бара. Монда гомуми үтәлеш 99% тәшкил итә. Алабуга һәм Чаллыда 2 объект эшләнеп бетмәгән. Узган 2 атнада подрядчылар 6 муниципалитетта алты объект тапшырган. Республикада 5 республика һәм 2 федераль программа кысаларында инженерлык инфраструктурасын модернизацияләү дәвам итә. Әйтик, республика өлешендә халыкны эчәр сулар белән тәэмин итү программасы дәвам итә (үтәлеш - 97%).

Соңгы ике атнада Мөслим һәм Биектау районнарында 2 объектта эшләр төгәлләнгән. Су агызу системалары челтәрләрен һәм корылмаларын төзү, реконструкцияләү программасы 91%ка үтәлгән. Коммуналь инфраструктураны модернизацияләү программасы буенча федераль өлеш буенча Казанда бер объект эшләнә әле (үтәлеш - 85%).

Бу атнада «Авыл территорияләренең бүгенге йөзе» федераль программасы буенча инженерлык инфраструктурасы өлешендә эшләр төгәлләнгән - Балык Бистәсе районында объект файдалануга тапшырылган.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Елена Бритвина. ТР Төзелеш министрлыгы материаллары кулланылды