Рөстәм Миңнеханов Цзилинь провинциясе вице-губернаторы Лян Жэньчжэ әфәнде белән очрашты

14.11.2024

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Цзилинь провинциясе вице-губернаторы Лян Жэньчжэ әфәнде белән очрашты. Очрашу «Казан Экспо» да «РОСТКИ» Россия-Кытай хезмәттәшлегенең II форумы кырларында узды.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, быел апрель аенда ул Цзилинь провинциясендә булган һәм кунакчыллык күрсәткәннәре өчен рәхмәт белдерде. Чанчун шәһәрендә губернатор Ху Юйтин белән очрашу узган, бизнес-даирәләр катнашында түгәрәк өстәл булган. "Бүгенге форумда сезнең провинциядән берничә компания катнашуы сөендерә. Алар монда бергәләп эшләү өчен партнерлар табар дип ышанам", - диде Татарстан Республикасы Рәисе. 

Ул ассызыклаганча, Цзилинь провинциясе – Кытайның үсеш алган сәнәгать тармаклары һәм җир ресурсларына бай регионнарының берсе. Цзилиньда машина төзелеше, нефть һәм химия сәнәгате, электр энергетикасы, фармацевтика, азык-төлек сәнәгате үсеш алган. Провинция илнең көньягы һәм төньягы арасында элемтә өчен мөһим транспорт төене булып тора.

"Безнең эшлекле даирәләрнең үзара хезмәттәшлеге өчен бик күп юнәлешләр бар. Логистика мәсьәләсе бик актуаль. Шулай ук гуманитар өлкәдә хезмәттәшлегебезне үстерү өчен яхшы потенциал бар: күргәзмәләр, мәдәни алмашу, мәгариф һәм фән. Безнең элемтәләрне активлаштырырга кирәк", - диде Татарстан Республикасы Рәисе. 

Лян Жэньчжэ үз чиратында билгеләп үткәнчә, Россия һәм Кытай хезмәттәшлеге бүген үсешенең иң югары ноктасында. "Без Татарстан икътисадының уңай динамика һәм тотрыклы үсеш күрсәтүен күрәбез. Сезнең республикада сәнәгать, ОТ өлкәсе, авыл хуҗалыгы яхшы үскән. Безнең хезмәттәшлек өчен мөмкинлекләр бик зур. Безнең бурыч - әлеге потенциалны максималь нәтиҗәле файдалану", - дип өстәде Цзилинь провинциясе вице-губернаторы.

 


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Булат Низамиев